“Рябинка”да иң матур курчак киемнәре сайлыйлар
Лаеш районы мәгариф идарәсе “Курчак киемнәре” конкурсы үткәрә. Анда районның берничә балалар бакчасы катнаша.
Жюри хөкеменә Татарстан һәм Россия халыклары милли киемнәре тәкъдим ителде. Конкурс кагыйдәләренә ярашлы төстә аларның барысы кулдан эшләнгән. “Модельләр” сыйфатында әзер курчаклар яки кул астындагы материаллардан мөстәкыйль ясалганнары файдаланылган. Һәр кайсы киемнең сурәтләве белән.
Конкурсны үткәрү урыны – “Рябинка” балалар бакчасы. Йомгаклар бу атнада ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев