«Рыбе-быть»
Мишә тамагында шундый исем астында гадәттәге экологик акция үтте.
Табигатьне саклау чарасында биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, һәвәскәр балыкчылар, Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары катнашты. Акциягә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны чакырдылар, чөнки ул – бик хирыс балыкчы.
Ярдан берничә чакрым ераклыкта тирәнлеге биш метрдан артык булган җирдә 50дән артык бәке борауладылар. Бу су асты дөньясы өчен иң авыр вакытта суны кислород белән туендыру мөмкинлеге бирә. Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, тишекләр урнашкан урыннарны озын, ерактан яхшы күренүче ботаклар белән билгеләделәр.
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республиканың 17 муниципаль районында 60 сулыкны колачлау планлаштырыла. Чаралар боз киткәнчегә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев