Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәр көне белән!

Хөрмәтле лаешлылар һәм кадерле кунаклар!

Сезне Лаеш шәһәре һәм Лаеш муниципаль районы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең районда яшәүчеләрне генә түгел, Лаеш районын үз ата-бабаларының туган җире дип санаучыларны да, хәтта, йөзләрчә һәм меңнәрчә чакрым ераклыкта булуларына карамастан, бу урынга мәхәббәт һәм катнашы булуны тоючыларны да берләштерә.

Барлык кунакларга һәм туристларга безнең уникаль архитектура, матур парклар, скверлар, музейлар, Собор мәйданы, искиткеч яр буе ошый. Тик без генә сезнең белән Лаеш районының йөрәге ничек тибүен беләбез. Без район тарихы, аның мирасы, гореф-гадәтләре белән сулыйбыз, аларны дәвам итәбез!

Уртак көч һәм тырышлык белән икътисадны һәм сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын үстерәбез. Яңа юллар салабыз. Поликлиникалар һәм ФАПлар төзибез, мәктәпләр, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын ремонтлыйбыз, балалар мәйданчыклары һәм спорт комплекслары төзибез, урамнарны, ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерәбез.
Безнең һәрбер уртак эшебез Лаеш районының һәр җирлегендә, авылында яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән. Һәм бу эштә безнең уртак уңышыбыз халкыбызның тырыш хезмәтеннән тора.

Бергә без көчлерәк булдык. Киләчәктә дә районыбыз алга барсын өчен безгә дус һәм бердәм район булып калу мөһим. 

Барыгызга да бәхет, нык сәламәтлек, ә безнең Лаеш районына иминлек һәм чәчәк атуын телим!

Лаеш шәһәре башлыгы И. Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Шәһәр көне