Сан алу турында сөйлә
.Блогерлар һәм авторлык ММЧлар өчен халык санын алу конкурсы старт алды.
Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов медиа һәм социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуны һәм статистиканы популярлаштыручы проектлар булдыруга конкурс старт алуы турында игълан итте.
Конкурста 18 яшькә җиткән, YouTube, «Вконтакте», «Одноклассники», Facebook, LiveJournal, Яндекс, Instagram, Habr, Pikabu, Tik-Tokның теләсә кайсы онлайн-мәйданчыгында, шулай ук үз сайтында тематик сәхифә алып баручы яки подкаст чыгаручы Россия гражданнары, шулай ук лицензиясе булмаган ММЧлар катнаша ала. Конкурсның тематикасы киң: Россиядә һәм дөньяда халык санын алу тарихы, социаль һәм икътисади үсеш өчен сан алуның әһәмияте, аерым төбәк, шәһәр, район, авыл өчен сан алуның әһәмияте, алда торган сан алуның яңа санлы форматы, халык санын алу нәтиҗәләре, аларны куллану, шулай ук авторлык темалары.
Конкурста катнашучылар медиа/социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуны һәм статистиканы популярлаштыручы подкастлар, инфографикалар, тулы текстлы материаллар, репортажлар, видеороликлар, анимацияләнгән графика, интервьюлар, документаль фильмнар, социаль челтәрләрдә яки онлайн-медиадагы битләрдә рус телендәге махсус проектлар булган проект планын тәкъдим итәргә тиеш.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 1 августтан Мәскәү вакыты белән 12.00дән 1 сентябрьә 12:00гә кадәр кабул ителә. Гаризалар blogs@strana2020.ru электрон почтасына җибәрелә. Катнашучылар аерым материалларны болытлы (облачные) саклагычларга беркетергә һәм аларга керү өчен сылтамалар бирергә хокуклы.
Конкурсның икенче этабында, 2-15 сентябрьдә эксперт жюри проектларны караячак. Иҗади ярышларда җиңүчеләр 2020 елның 16 сентябрендә 12.00 сәгатьтә strana2020.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә халык санын алу битләрендә игълан ителәчәк. Сайлап алынган проектларны гамәлгә ашыру өчен документлар әзерләү һәм рәсмиләштерү һәм премияләр тапшыру 17 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 6 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр - җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыру чоры. Агымдагы елның декабрендә тормышка ашырылган проектларга бәя бирү һәм призлар тапшыру булачак.
Конкурс эшләре, проектны тормышка ашыру бәясеннән һәм катнашучының мәйданыннан чыгып, 6 төркемгә бүленәчәк. Иң яхшы тормышка ашырылган эшләрнең авторлары һәр төркемдә призлар алачак: беренче урын өчен – 30 000 сум, икенче урынга – 20 000 сум, өченчегә – 10 000 сум.
Блогерлар һәм авторлык медиалар өчен Бөтенроссия халык санын алу конкурсын уздыру шартлары һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат Сан алу-2020 сайтында һәм социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуның рәсми битендә урнаштырыла. Кызыксынучылар сорауларын blogs@strana2020.ru электрон почтасына җибәрә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев