Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сау бул, каникул!

Менә язгы каникуллар да тәмамланды.Укучылар тагын мәктәптә һәм соңгы чирек башланды. Балалар өчен каникуллар һәрчак шатлык, ә язгысы - аеруча. Кар эри, кояш яктырта һәм бар нәрсә җанлана. Ә менә 11 һәм 9 сыйныф укучыларының борчылулары артты, имтиханнар якынлаша. "Бу көннәрдә нәрсәләр белән шөгыльләндегез?" - үз танышларыма мин шундый сорау...

Менә язгы каникуллар да тәмамланды.Укучылар тагын мәктәптә һәм соңгы чирек башланды.

Балалар өчен каникуллар һәрчак шатлык, ә язгысы - аеруча. Кар эри, кояш яктырта һәм бар нәрсә җанлана. Ә менә 11 һәм 9 сыйныф укучыларының борчылулары артты, имтиханнар якынлаша.

"Бу көннәрдә нәрсәләр белән шөгыльләндегез?" - үз танышларыма мин шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Евгения Ефремова, Лаешның 1нче гимназиясе 11 сыйныф укучысы.

-Мин каникулларны бик яхшы үткәрдем. Алдагы имтиханнарга әзерләндем, Казанга туганнарыма барып кайттым һәм туйганчы йокладым.

Кирилл Сергеев, Лаешның беренче гимназиясе 9 сыйныф укучысы.

-Каникуллар миңа нәрсә бүләк итте? Уңай тәэсирләр. Берничә көн элек урамда кояшлы иде, аңа сөендем, кәефем күтәрелде. Мин дусларым белән бәхетле сәгатьләр үткәрдем, андый көннәрдә эш тә шатлык була. Дөресен әйтәм, мәктәпкә барасы килми.

Кайбер балалар спорт-сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, әти-әниләренә өй эшләрендә булыштылар, саф һавада ял иттеләр. Әмма иң мөһиме - алар ял иттеләр һәм соңгы, дүртенче чиреккә көч тупладылар.

Никита Майоров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район