Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сайттан файдаланучылар планшет хуҗасын билгеләделәр

"Кама ягы" газетасы сайтында үткән "Бәхетле балачак" интернет-конкурсында өч җиңүче бүләк алды. Бүләкләү газета редакциясендә үтте. Баш редактор Денис Суханов катнашучыларны котлады һәм лаеклы бүләкләрне тапшырды. Икенче урын өчен диплом һәм җәйге каникуллар вакытында бик тә кирәк булган бадминтон уены өчен җыелма Лаеш укучысы Диана Хәмәтгалиевага тапшырылды. Урта Девятово мәктәбе...

"Кама ягы" газетасы сайтында үткән "Бәхетле балачак" интернет-конкурсында өч җиңүче бүләк алды.

Бүләкләү газета редакциясендә үтте. Баш редактор Денис Суханов катнашучыларны котлады һәм лаеклы бүләкләрне тапшырды. Икенче урын өчен диплом һәм җәйге каникуллар вакытында бик тә кирәк булган бадминтон уены өчен җыелма Лаеш укучысы Диана Хәмәтгалиевага тапшырылды. Урта Девятово мәктәбе укучысы Изабелла Алексеева дартс уены җыелмасына һәм өченче урын өчен дипломга лаек булды.

Конкурсның төп бүләге - IRBIS планшеты - беренче урын өчен диплом белән бергә тантаналы төстә Светлана Грачевага тапшырылды.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Безнең конкурсларда активрак катнашыгыз, лаеклы приз алыр өчен сезнең барлык мөмкинлекләрегез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район