Шакирова Голсинэ Габделбэр кызы, 1960 елнын 31 нче июлендэ туган. 1982 елдан Сокуры авылында яшилэр
Лаеклы ялга чыккач, шигырьлэр яза башлый. Голсинэ апа 3 кыз тэрбиялэп устерэ. Бугенге кондэ ике оныгы Сокуры мэктэбендэ укый. Голсинэ апа безнен мэктэн тормышы белэн кызыксынып тора.
Мэктэптэ тэрбия системасынын хэр юнэлеше буенча эш бара. Бу чараларда Голсинэ апа актив катнашучы. Бездэ куп торле миллэт балалары белем ала. Балалар узара дус хэм тату яшилэр.
Лаеш районы җирлегендә урнашкан Сокуры авылының Державин Исемендәге мәктәбе укытучыларын бәйрәм белән УКЫТУЧЫЛАР көне белән котлап үтәсем килә. Аларга алга таба да унышлар телим.
Бүген нинди матур бәйрәм
Мөгаллимнәр бәйрәме
Бүләк итеп бирим әле
Бу шигьри гөлләмәмне.
Мәктәп дигән сүз артыннан
Укытучылар тора,
Мәктәптә бит балаларга
Икенче әни була.
Күпме ныклык, сабырлыклар
Кирәк көн дә мәктәптә,
Никадәр сабыйга алар
Ныклы белем өйрәтә.
Тормыш алып бару өчен
Ничек кеше булырга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә
Үз - үзеңне тотарга.
Төрле телләр өйрәтәләр
Мәктәбебез алдынгы,
Укытучыларның тырышлыгы
Инде шушы түгелме?
Ел да медаль белән китә
Мәктәптән берәр бала,
Шуңа күрә мәктәбебез
Грант бүләкләре ала.
Рәхмәт сезгә мөгаллимнәр
Сез тормышта беренче,
А дан Я га кадәр хәреф
СЕЗ бит СЕЗ ...өйрәтүче.
Тормышыгыз гөрләп барсын
Зшләрегез тагын да,
Укучыларыгыз куандырып
Булсын алдынгы сафта.
Өлкәннәр көне.
Өлкәннәр көне ...нинди матур сүз
Без үзебез дә инде өлкән ич,
Котлап мин сезне ...яратып дәшәм
Өлкән яшенә җитсен һәр әдәм.
Өлкән булу ул....җаваплы булу
Гаиләләрне дә тәртипле тоту,
Балаларга да төпле киңәшле
Оныкларны да карашып тору.
Өлкән кешеләр ...котлыйм барчасын
Бәхетле булып яшәргә язсын,
Өлкәннәр көне гел кабатлансын
Озын гомерләр яшәргә язсын.
Өлкән кешегә күп кирәк түгел
Бары игьтибар ...бары җылы сүз,
Бәйрәмегездә шатлыкка тулсын
Күңел түрегез түгәрәк булсын...
Барлык өлкәннәр гомерле булсын.
Гөлсинә Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев