Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәребезгә Яңа ел бүләге

Лаеш боксчылары командасы, тренер Араик Аракелян тәрбияләнүчеләре узып баручы елны җиңү белән төгәлләде. ТР Казан бокс һәм теннис үзәге рингларында аларга тиңнәр булмады диярлек. Үсмерләр арасында Казан шәһәре башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты эгидасы астында үткән ярышларда республиканың бар почмагыннан 100 гә якын спортчы катнашты. Безнең боксчыларга каршы Кукмара,...

Лаеш боксчылары командасы, тренер Араик Аракелян тәрбияләнүчеләре узып баручы елны җиңү белән төгәлләде.

ТР Казан бокс һәм теннис үзәге рингларында аларга тиңнәр булмады диярлек. Үсмерләр арасында Казан шәһәре башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты эгидасы астында үткән ярышларда республиканың бар почмагыннан 100 гә якын спортчы катнашты. Безнең боксчыларга каршы Кукмара, Яшел Үзән, Биектау, Кама Тамагының иң көчле спортчылары чыгыш ясады. Әмма лаешлылар, югары уен техникасы, кыюлык һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтеп, көндәшләре белән көрәшләрне вакытыннан алда төгәлләделәр. Алар чираттагы мәртәбә чемпион исемен расладылар. Икенче урын алган Лев Калиткин дүрт көрәштә катнашты һәм мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче генә катнашуына карамастан, көчле боксчы икәнлеген исбатлады. Динар Хөсниев көндәшен җиңеп беренче урын алды. Спорт мастерына кандидат, тәҗрибәле спортчы, ике тапкыр Татарстан чемпионы, Идел буе чемпионы һәм Россия чемпионаты призеры Тимофей Калиткин, Александр Кузнецов һәм Никита Беспалов та алардан калышмадылар һәм мактау пьедесталының иң югары баскычын яуладылар. Тренер Араик Аракелян үзенең тәрбияләнүчеләре белән горурлана:

-Егетләр Лаешка яхшы яңа ел бүләге ясадылар. Берьюлы дүрт чемпион - бу җиңү түгелме? Яшь боксчылар ирешелгәндә тукталырга ниятләмиләр. Алда "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы рингында киеренке шөгыльләнүләр һәм якынлашып килүче 2016 ел башында республика чемпионаты. Лаешның бокс буенча чемпионнар мәктәбе - ул ел бренды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево бокс