Синең “Юк!” дип әйтүеңнең әһәмияте бар
Ришвәтчелек – барлык илләрдә булган социаль афәт ул. Сатылучанлык, ришвәтчелек, акча төртү, кызыктыручанлык – боларның барысы яман шеш кебек җәмгыятьне тарката.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне БМО Генераль Ассамблеясе инициативасы буенча 2004 елның 9 декабреннән билгеләп үтелә. Бу күренеш барлык илләрдә яшәп килә һәм аңа каршы көрәш таләп ителгәнгә шундый карар кабул ителә. Ришвәтчелекне системалы күренеш дип кабул итеп, Россиядә аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыралар һәм тормышка ашыралар.
Лаеш районында “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 2015-2025 елларга ришвәтчелеккә каршы тору сәясәтен тормышка ашыру” муниципаль программа расланды һәм эшли, аның кысаларында ришвәтчелеккә каршы торуны оештыру элементлары, инструментлары һәм хокукый механизмнары камилләштерелә.
Район башлыгы Илдус Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков атна саен гражданнарны кабул итәләр.
Районның барлык укучылары, шул исәптән Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары ришвәтчелеккә каршы тәрбияләнә. Барлык белем бирү учреждениеләрендә хокукый белем көннәре, хакимият органнары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында дәресләр, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, яшьләр акцияләре, иншалар һәм рәсемнәр конкурслары үткәрелә, китап күргәзмәләре оештырыла, ришвәтчелеккә каршы стена газеталары һәм плакатлар бәйгеләре була.
Район мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында ТР АП вәкилләре белән берлектә балалар белән “Без бергә ришвәтчелекне җиңәрбез” темасына викториналар үткәрелә.
Лаеш районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия эше системалы характерда. Аның утырышлары регуляр үтә, аларда төрле мәсьәләләр карап тикшерелә, шул исәптән җитәкчеләр отчетлары да тыңланыла. Ришвәтчелек куркынычлары исәпләнелә һәм киметелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев