Смартфон һәм скейтборд хуҗаларын тапты
Безнең газета редакциясе игълан иткән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр
“Нинди могҗиза бу – балалар!” фотоконкурсы финалистлары өчен “Камская новь” сайтын укучыларның 1000гә якыны тавыш бирде. Вера Сафина, Лилия Мингалиева һәм ОльгаДемехина җиңү яулады.
Приз яулаучыларның барысы да бүләкләү тантанасына килә алмады, “Он и Она” бәйгесендә җиңүче Гөлназ Нурмиева Казаннан килеп призын шушы көннәрдә генә алды.
-Сезнең конкурс турында социаль челтәрләрдән белдем. Киленебез катнашырга тәкъдим итте. Барлык туганнар, дуслар һәм танышлар тавыш бирделәр, - дип уртаклашты Гөлназ. – Смартфон отуыма ышана да алмыйм!
“Нинди могҗиза бу – балалар!” конкурсында икенче урын алган Лилия Мингалиева бүләкләүгә кызы белән килгән. Instagramда белдерү күргәч бәхетен сынап карарга була һәм кызының фотосын җибәрә. Бу гамәл уңышлы булып чыга. Әнисенә диплом, ә беренче сыйныфка барачак Мөслимәгә – заманча скейтборд тапшырылды.
-Безнең өчен бар Кече Елга тавыш бирде диярлек, - дип елмаеп сөйли Лилия. – Барлык туган-тумачага һәм барлык таныш-белешләргә кызыбызның җиләк түтәле арасында төшкән фотосы ошаган.
Калган призлар үз хуҗаларын бу адрес буенча: Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт, 2нче офис (нотариаль контора бинасының арткы ягы) газета редакциясендә көтә.
“Камская новь”- “Кама ягы” газетасы конкурсларында катнашыгыз. Бездә оту – чынбарлык ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев