Сәнгать мәктәбе музыкант студентларны кабул итте Мария Павлова
Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгыш ясады.
“Гармония” проектын тормышка ашыру кысаларында музыкаль программаны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре карады.
Музыка мәктәбе фойесендә аларны волонтерлар каршы алды. Олылар һәм балаларны икенче катка зур концерт залына озаттылар. Килүчеләрне сәхнәдән Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Республика югары советы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова һәм “Татарстан-яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Лаеш район советы рәисе Любовь Кузьмина котлады.
Консерваториянең гамәли технологияләр кафедрасы беренче курс студенты Елена Ваганова концертның башлануы турында игълан итте.
Казан консерваториясе студентлары Лаеш тамашачыларына гаҗәеп музыка дөньясын ачты. Очрашуга килүчеләр моңландылар һәм борчылдылар, сихри музыка дөньясына чумдылар. Зур булмаган концертта тынлы һәм кыллы уен кораллары, шулай ук рояль яңгырады.
Беренче булып концертмейстер Анна Землякованың рояльдәге аккомпанементына кушылып Иоанн Полевой флейтада Клод Дебюсси әсәрен башкарды. Эмилия Фәхретдинова скрипкада ария тәкъдим итте. Денис Кропачев тамашачыларны кларнетта уйнап сөендерде. Ә Золто Балданов бурят халык җырын башкарды.
Музыкаль программада студентлар белән бергә сәламәтлекләре чикләнгән, әмма талантлары чикләнмәгән балалар да катнашты. Учреждениегә әбисе белән килгән дөм сукыр баланы Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең скрипка классы буенча укытучысы Эльвира Ганиева үз канаты астына ала. Кулына гади ручка да тота алмаган малай, зур юл үткән һәм күп тапкырлар музыкаль бәйгеләрдә катнашкан. Лаеш сәнгать мәктәбе сәхнәсендә ул скрипкада Консуэлло Велакес Торрес әсәрен башкарды. Яшүсмер чыгышы аның талантын тану булды һәм аны алкышларга күмделәр.
Музыкаль өлеш Тимур Фазлыев солосы белән тәмамланды. Ул коляска белән генә хәрәкәтләнә. Малайның әнисе Светлана балачактан ук аның мавыгуына һәм үз баласының омтылуына игътибар иткән. Тимур шигырьләр сөйләүдә һәм вокалда искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән. Ул да күп бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнашкан. Менә Лаешта булган чарада да ул “Арбуз” мәсәлен һәм “Лондон” җырын башкарды. Аның чыгышын да тамашачылар җылы кабул иттеләр.
Лаеш балалар сәнгать мәктәбе педагоглары белән “үзенчәлекле” балалар белән эшләү һәм аларны өйрәтү буенча осталык дәресе үткәрделәр. Тамашачылар чарадан искиткеч музыка дөньясы белән якыннан танышып таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев