Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сокуры авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясадылар.

Чарада Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм прокурор Юрий Марасов катнашты.

Мәдәният йорты фойесында кунакларны җирле җитештерүчеләр продукциясе, Сокуры осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды. Гражданнар җыены концерттан башланды. Сәхнәдә талантлы яшь балалар чыгыш ясады.

2020 елда башкарылган эшләр өчен җирлек башлыгы Рунар Хамаев хисап тотты.

Сокуры авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Сокуры һәм Обухово. Җирлектә 857 йорт хуҗалыгы, 422 дача хуҗалыгы һәм КСНТ «Мишә» бакчачылык ширкәте бар. 2021 елның беренче гыйнварына халык саны 2129 кеше тәшкил итә. Җирлек территориясендә төрле эшчәнлек юнәлешендәге 11 оешма эшли, алар арасында Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе, «Ромашка» балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, ФАП, китапханә, «Фабрика заготовок», "Юлчы" мәчете, Покров чиркәве, 15 резиденты булган «Сокуры» сәнәгать паркы һәм башкалар бар. 30 шәхси эшмәкәр, Андрей Шильников КФХсы эшли.

Җирлек тормышында мәдәният йорты, китапханә, ФАП, ветераннар советы хезмәткәрләре актив катнаша. Аларның эше нәтиҗәсендә массакүләм чаралар һәм бәйрәмнәр: Яңа ел, Раштуа, Май чабу, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне, Балаларны яклау көне һәм башкалар тиешле дәрәҗәдә үткәрелә.

Андрей Шильников җитәкчелегендә һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән җирлекнең актив халкы зиратны төзекләндерү буенча зур эш башкарган: чүп чыгарылган, карт агачлар киселгән, үзәк аллея төзекләндерелгән, чүп-чар өчен мәйданчык төзелгән, балтырганны бетерү өчен химик эшкәртү үткәрелгән. Шулай ук ташландык каберләр тәртипкә китерелгән һәм бәдрәф төзелгән.

2020 елда урамнарны һәм җәмәгать урыннарын чүп-чардан чистарту буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре даими рәвештә үткәрелгән. Гражданнарның үзара салымы программасы кысаларында, вак таш җәюне тәмамлау һәм юлларга асфальт салуны дәвам итү, шулай ук җирлектәге барлык скважиналарны койма белән әйләндереп алу планлаштырыла.

2021 елга эш планнарында - җирлекне үстерү һәм төзекләндерү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев