Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Сокуры мәктәбе грант отты

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында грант отты.

Уку йорты “Муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә һәм муниципаль гомум белем оешмаларына Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә телләр, гореф-гадәтләр, халыклар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү” гранты буенча 500 мең сум акча алды.

Откан акчаларга татар теле һәм әдәбияты кабинетына: проектрлар, экраннар, ноутбуклар, принтер, лазерлы җиһазлар, маркерлы такта алганнар. Актлар залына акустик система, колонкалар, микшер пульты, кул ярдәмендә эшли торган ике тапшыргычлы радиосистема, микрофон куйгычлар урнаштырганнар. Чаралар һәм мәктәп баллары өчен Гавриил Державин һәм Екатерина II костюмнары, милли киемнәр тектергәннәр.

Барлык алынган әйберләр Сокуры мәктәбендә балалар өчен чараларны югары техник дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлеге бирә, ә туган телне өйрәнү тагын да кызыклы һәм нәтиҗәле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев