Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сокуры мәктәбе күзгә күренеп яхшыра

Сокуры урта мәктәбе бинасын эчтән һәм тыштан “реанимацияләү” процессы барышы турында мәктәп директоры Елена Дебердеева сөйли.

-Ремонт яхшы темп белән барды, аны тәрәзәләрне һәм җылыту системасын алыштырудан башладылар. Сигез төр эш төгәлләнде, алар арасында инженерлык эшләре -  канализация, электр, су белән тәэмин итү буенча эшләр бар, ишекләр алыштырылды. Корректировка ясыйсы гына калды. Ремонт белән шөгыльләнүче компания җитәкчеләре һәм эшчеләре үз бурычларына җаваплы карыйлар. Аларның игътибары мәктәпнең мөһим объект булуына юнәлтелә. 

-Мәктәптә укытучылар һәм укучылар күпме?

-Унтугыз педагог һәм 240 ка якын укучы бар, мәктәп 264 урынга исәпләнгән. Безгә балаларны Зимняя Горкадан, Бима, Березовка, Хәерби, Обуховодан китерәләр. Август башына беренче сыйныфка 28 бала язылды.

Августта укучыларның яңа агымы көчәйде. Бу мәктәпкә ремонт ясалу белән бәйле. Искиткеч фасад та зур роль уйный, аңа республиканың күп мәктәп директорлары сокланды. Ремонтның үзенчәлеге - балконнар: пыялалаганнан соң аларны укучылар өчен ял зонасы итеп эшләячәкбез. Бу район башлыгы Михаил Афанасьев хыялы. Ул балалар өчен китап укыр һәм үсемлекләр белән хозурланыр урын оештырырга тәкъдим итте.

-Чыннан да, эш кайный. Әмма мине барыннан да бигрәк бәдрәфләрнең җиһазландырылуы шаккатырды: һәр кабинкага гигиеник душ куелган...

-Әйе, ремонт процессы иң яңа технологияләр буенча оештырылды һәм заманча таләпләргә туры килә. Мондый ремонттан соң шатланасы һәм яңа казанышларга омтыласы гына кала. Җирлек башлыгы Анатолий Новиков та безгә актив ярдәм итте. Мондый җитәкчеләр, хезмәттәшләр һәм ата-аналар ярдәм күрсәткәндә кызыксыну белән һәм ышанычлы төстә эшлисең.

-Сезнең мәктәп берничә ел сингапур проекты буенча эшли. Ә аның үзенчәлеге нәрсәдә?

-Укыту дәрестә укучыларның үзара бәйләнеше аша алып барыла. Эш командада бара.  Укытуның кооператив тибы укучыларга кызыксынып укырга гына ярдәм итеп калмый, укытучыларның осталыгы үсү дә булып тора. Педагоглар тәҗрибәсе артыннан Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр.

Күптән түгел генә мәктәпкә Гавриил Державин исеме бирелде һәм шушы көннәрдә җитәктелек яңа устав алды.

-Гавриил Романович исемен йөртү – безнең өчен зур дәрәҗә, - ди горурлык белән директор. - Шуңа күрә эш юнәлешләрен киңәйтәчәкбез һәм камилләштерәчәкбез, тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы