Солдат ярты Европаны үтә
Габишево авылында яшәүче сугыш ветераны Абдул Гыйният улы Ядгаровка 15 октябрь көнне 95 яшь тулды.
Ул туганнары һәм якыннарыннан, җирлек һәм район башлыгыннан котлаулар кабул итте. Һәм үзенең сугышчан юлын искә алды.
Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Егет газеталар укый, сугыш сводкаларын тыңлый, күңеле белән үз Туган илен сакларга ыргыла. 1944 елның гыйнварында аның хыялы чынга аша – ул Совет армиясе сафларына алына. Абдул Гыйният улы ул көннәрне менә шулай дип искә ала.
-Мине башка егетләр белән арбага утыртып Оренбург хәрби комиссариатына озаттылар, аннан пассажир поезды белән Сталинградка барып җиттек. Анда безне Днепропетровскига баручы поездга утырттылар. Днепропетровскига килеп җитәрәк безне товар вагоннарына күчерделәр, төнлә элмә күпер аша Днепрның теге ягына чыктык. Днепропетровскида безне отделениеләргә һәм взводларга бүлделәр һәм элемтә белән эшләргә өйрәтә башладылар. Без баганаларга менәргә, чыбыкларны тоташтырырга, аларны изоляторларга бәйләргә ... өйрәндек.
Бер айдан безне сугышлар барган Кривой Рогка, аннан – Яңа Бугка җибәрделәр. Южный Буг елгасын ничек кичүебезне хәтерлим, Котовск шәһәре аша җәяү Раздельная станциясенә бардык. Бу станциядән поездлар төрле якларга китә. Урнаштык, бомбардировщиклар гүләвен ишетәбез. Кешеләр: “Рама, рама!” (немецлар бомбовозларын шулай дип атыйлар) дип кычкыралар. Бомбовозлар станциягә очтылар, аны бомбга тоттылар. Ә станциядә пушкалар һәм танклар... төялгән поезд бар иде. Алга таба без фронт белән Львовка – Көнбатыш Украина башкаласына юл алдык. Анда безгә көн саен бандеровчылар һөҗүм итә, безне тынычлыкта калдырмадылар. 15 көннән Польшага, аннан Польша аша Румыниягә... юл тоттык. Айлар буе җәяү бардык. Тирә-якта бар нәрсә җимерелгән, шартлаган, аеруча шәһәрләрдә хәрабәләр күп. Венгриягә барып җиттек. Ньиредьхаза шәһәрен хәтерлим – анда коточкыч сугыш булган. Аннан ары Будапешт ягына юл алдык. Дунайны кичтек, әмма дошман нык торды, хәтта яшүсмер-гитлерюнглар да ( нацистлар партиясенең яшьләр оешмасы әгъзалары) бирешмәде. Бу 1945 елның апрелендә булды. Елга кичкәндә мине ун метрлап читтә шартлаган бомба ярчыгы яралады. Өстәвенә контузия дә алдым. Мине Будапешттан ерак булмаган кыр госпиталенә озаттылар, соңыннан кире Ньиредьхазага, анда ярты ай яттым. Җиңүне шунда каршыладым.
Абдул Ядгаров 1951 елның апрелендә генә демобилизацияләнә. Солдат өенә кайта, ә анда ачлык, ялангачлык, эш юк. Абдул Ташкентка китәргә хәл итә. Әмма юлда аңа кемдер Казахстандагы Чу шәһәрендә тукталырга киңәш итә.
-Анда поездларда эшләүчеләргә аена 20 килограмм он бирделәр, шул ачлык чорында мине менә шул коткарды да инде, - дип сүзне дәвам итә Абдул Гыйният улы. – Аннан машинист ярдәмчесе булырга укыдым
Әкренләп тәҗрибә туплый һәм аңа машинист вазифасын ышанып тапшыралар. 55 яшендә пенсиягә чыга, күп санлы грамоталар белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Улыннан Габишевога алып кайтуын үтенә. Берничә ел элек анда сугышта катнашучы буларак квартир ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев