Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш ягы Биш юбилей елы

2017 ел лаешлылар өчен бәйрәм даталарына һәм юбилейларга бай булачак. Лаеш шәһәренә нигез салынуга 460 ел һәм Лаеш муниципаль районы оешуга 90 ел тула. Шулай ук Лаешның 1нче гимназиясенең 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Һичшиксез, "Каравон" фольклор фестиваленең 25 еллыгын бәйрәм итү дә киң җәмәгатьчелек игътибарында булыр. Һәм, ниһаять, иң яше,...

2017 ел лаешлылар өчен бәйрәм даталарына һәм юбилейларга бай булачак.

Лаеш шәһәренә нигез салынуга 460 ел һәм Лаеш муниципаль районы оешуга 90 ел тула. Шулай ук Лаешның 1нче гимназиясенең 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Һичшиксез, "Каравон" фольклор фестиваленең 25 еллыгын бәйрәм итү дә киң җәмәгатьчелек игътибарында булыр. Һәм, ниһаять, иң яше, беренче юбилей - "Кама диңгезе" регатасының биш еллыгы.

Шәһәр һәм муниципаль район оешуга кагылышлы юбилей даталарына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча чараларны оештыру максатыннан оештыру комитеты булдырылган. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев карары белән тантаналарны үткәрү вакыты билгеләнгән. Алар Лаеш шәһәре көнендә, сентябрь башында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев