Сугыш кайтавазы
Россиядә Бөек Ватан сугышы ялкыны көйдермәгән бер генә гаилә дә юк. Меңнәрчә сугышчылар сугыш кырларыннан кайтмаган, хәбәрсез югалган, чит җирләрдә җирләнгән. Әмма без аларны хәтерлибез һәм 9 май көнне Хәтер обелисклары янына митингларга киләбез, безнең көннәргә кадәр исән булган ветераннарның өйләренә барабыз. Барысын исемләп искә алыйк... Лидия Архипова, ЗАГС органнары...
Россиядә Бөек Ватан сугышы ялкыны көйдермәгән бер генә гаилә дә юк. Меңнәрчә сугышчылар сугыш кырларыннан кайтмаган, хәбәрсез югалган, чит җирләрдә җирләнгән. Әмма без аларны хәтерлибез һәм 9 май көнне Хәтер обелисклары янына митингларга киләбез, безнең көннәргә кадәр исән булган ветераннарның өйләренә барабыз. Барысын исемләп искә алыйк...
Лидия Архипова, ЗАГС органнары ветераны.
-Бөек Ватан сугышы кырларында минем ике абыем һәлак булган - 1923 елгы Кузнецов Александр Павлович һәм 1924 елгы Кузнецов Анатолий Павлович, икесе дә Лаеш районының Полянка авылыннан. Лаешның Җиңү паркындагы Хәтер стенасында туганнарымның берсенең генә фамилиясе бар. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән идем, әмма кирәкле документларны таба алмыйлар. Без гаиләбез белән һәлак булган туганнарыбыз турында архивларда мәгълүмат эзләргә булдык. Бертуган Кузнецовлар турында хәтерне парктагы һәйкәлдә мәңгеләштерергә телибез.
Минем оныгым, Олег Потапов, Бөек Җиңү тарихына үз өлешен кертә: ул эзләнүче яшьләр отряды әгъзасы. Хәзер яшьләр Волгоградта, анда элекке сугыш кырларында һәлак булган солдатлар сөякләрен эзләнүләр алып барыла.
Вера Баннова, хезмәт ветераны.
-Мин - сугыш чоры баласы, 1944 елда туганмын. Минем әнием, 1906 елгы тыл хезмәтчәне, кече яшьтән хезмәт куйган. Аларны, сугыш чоры хатын-кызларын, ныгыту-оборона чараларына, утын әзерләргә, башка авыр эшләргә җибәргәнннәр. Ә өйдә үз иркенә куелган сабыйлар. Тамак туйдыру өчен алар басуда өшегән бәрәңге җыя, ашарга яраклы үләннәр эзли.
Сугыштан соңгы авыр елларда мин дүрт яшемнән авыл кибете янында җырлый идем, ә сатып алучылар мине берәр ризык, тәм-том белән сыйлый. Без әтисез үстек, аны бөтенләй белмәдек. Менә минем әниемә һәм миңа, башка авылдашларыма күпме нәрсә күрергә туры килде. Сугыш афәте бүтән беркайчан да кабатланмасын, ул барлык буыннар өчен ачы сабак булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев