Сугыш чоры балалары. Иван Павлов: «Авыл күз яшьлереннән айнымады»
Иван Степанович сугыш чорына туры килгән балачагын искә Ала.
Мин Мирәтәк авылында сугышка кадәр тудым. Баш яшемдә әтисез калдым. Əтиемнең үлемен бик авыр кичердек, аеруча әни. Берничә елдан ул икенче тапкыр иргә чыкты. Гаилә ишәя башлады. Бер заман 11 кешегә җитте. Барыбыз да 25 кв.метрны өйдә яшәдек. Ул елларда бөтен кеше дә шундый шартларда көн күрде.
1941 елның җәйге бер көнендә сугыш башлануы турында хәбәр килде. Миңа 11 яшь бара иде. Бөтен ирләрдә сугышка китте. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Авыл күз яшеннән айнымады.
Мин дүрт сыйныфны тәмамладым. Уку кайгысы юк-гел ашыйсы килеп тора. Мирәтәктә бодай үскән бер иңкүлек җир бар иде. Шук бодай арасында узган елдан калган бәрәңге үсеп чыккан. Без малайлар белән аны казып,өйгә алып кайта идек. Өйдә үз бәрәңгебез юк. Кызып балчыклы бакчада ул үсми дә.
Иртә яздан ,үлән тишелеп чыга башлауга,яшәү дүрте арта. «Пеструшка» исемле үлән бик тәмле, рәхәтләнеп ашыйбыз. Җиләк өлгерә башлауга исән калачагыбызга өмет арта. Җиләк үләннән тәмлерәк тә, туклыклырак та.
Əни куян фермасында эшләде. Ə без укыкучы апа белән басуга башак җыярга йөредек. Ə көзен көлтә ташып өйдек. Үсә төшкәч төннәрен ат сакларга йөри башладым. Ул елларда бүреләр күп иде, алардан куркып төннәр узды, кулда мылтык булса да. Җәй бүрәнә әзерләргә йөредек. Алар күп салу өчен кирәк. Носилка белән чокырларны күмәр өчен вак таш ташыдык.
Бик авыр яшәдек. Кияргә өс киеме,аяк киеме юк. Тугыз балага бер пар калош бар Иде. Чиратлашып шуны кидек. Кышын урамда-40 градус салкын,ә миндә бер кат кыска ыштан. Əнинең иске фуфайкасын биленнән бау белән бәйлим дә колхоз өчен утын кисәргә китәм.
Алап да сыер белән сарыкларны спелый алдык. Сыер үлгәннән соң аны ничек авыр кичерүебез әле дә хәтердә. Безне не бердәнбер туйдыручыбыз ул иде бит! Сарык бәрәннәрен иткә суйдык, шул котнарды үлемнән.
Тормышымда иң бәхетле көн-Җиңү көне. Ул көнне апа белән дуңгыз көтә идек. Бер заман игетәбез: авылда кемдер гармун уйный. «Вася,йөгер тизрәк ,анда ни булган?» ди апам. Мин йөгереп авылга кайтып керсәм…
кешеләр өстәл әзерли ,кемдер елый, кемдер җырлый-сугыш тәмамланган!
Источник фото ЗДЕСЬ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев