Сугыш вакытында өйне салам ягып җылытканнар
Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең 7 “К” сыйныф укучысы Дарина Соколова үзенең карт әбисе Савельева Екатерина Александровна истәлекләрен язып алган.
Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең 7 “К” сыйныф укучысы Дарина Соколова үзенең карт әбисе Савельева Екатерина Александровна истәлекләрен язып алган.
Бөек Ватан сугышы тарихка торган саен еракка китә. Безнең буын сугыш турында әти-әниләр, укытучылар сөйләве буенча, китаплар һәм фильмнар аша, шулай ук сугыш елларында үзләре бала булган өлкәннәр сүзләре буенча гына белә. Минем әбием Савельева Екатерина Александровна. Ул 1932 елда туган, сугыш башланганда аңа 9 яшь була. Безнең гаилә Саламыково авылында яши. Әбием үз әтисен хәтерләми: аны сугышка алалар һәм ул аннан әйләнеп кайтмый. Шуңа күрә аның бала чагы шатлыкларсыз үтә. Гаиләдә 5 бала: өч кыз һәм ике малай.
Екатерина Александровна искә төшерә: “Авылда сугыш хәбәре тиз тарала. Икенче көнне авылдашларның күбесе повестка ала. Соңрак барлык ир-егетләрне сугышка алдылар. Авылда картлар, карчыклар һәм без – балалар калдык. Хәтта атларны да сугышка алдылар. Менә шул чакта без тормыш кыенлыкларын татый башладык. Мин 12 яшьтән колхозда эшлибашладым”.
–Мичкә ягарга утын булмады, - дип сүзне дәвам итә карт әбием. – Урманга утынга барырга куркыныч, урманчы саклый. Өйне салам ягып җылыттык. Ут юк, лампага салырга керосин да юк. Без көндез чыра телә идек. Кич белән чыра яктысында әниләр, әбиләр бәйләделәр, тектеләр, кер юдылар, өй эшләрен эшләделәр.
Карт әбием сүзләре буенча, язлый аларның төп ризыгы кычыткан була. Черегән бәрәңге тәме дә онытылмый, ә аларны бакчаны кул белән казыганда табалар. Ул чакларда бу бәрәңгедән дә тәмле нәрсә булмый.
Сугыш вакытында кыр эшләре кулдан башкарыла. Игеннәрне кул белән уралар һәм сугалар. Көн буе эшләгәнгә бер стакан арыш бирәләр. Ә инде рөхсәтсез алган бер уч ашлык өчен дә төрмәгә утырталар. Хәзер әбием көн саен ачлык һәм сугыш булмасын дип догалар укый. Бу иң куркыныч нәрсә.
Мин сугыш чоры балалары көчлеләр һәм кыюлар дип уйлыйм, алар безнең бәхетле тормышыбыз өчен бу михнәтләрне кичергәннәр. Аларны онытырга ярамый! Аларны истә тотарга кирәк!
Тиздән Бөек Җиңүгә 77 ел була. Без үз бабаларыбызга һәм карт бабаларыбызга безгә бу матур тормышны бүләк итүләре өчен рәхмәтлебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев