Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Шундый һөнәр бар

«Транснефть-Кама буе» музееның ишекләре хәзер предприятие хезмәткәрләренең балалары өчен дә ачык! Экскурсияләр вакытында яшь кунаклар әти-әниләре эшләгән компаниянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында гына түгел, ә торба үткәргеч транспорты өлкәсендәге һөнәрләр белән дә танышалар.

Символик рәвештә, «Транснефть» компаниясенең 30 еллыгында чираттагы экскурсия аның 30 катнашучысына юбиляр-компания һәм аның бүлендек предприятиесе турында күп яңалыклар ача. Яшь төркемнәренә бүленеп, экскурсантлар өч залны  үтәләр һәм аларның һәрберсендә сораулар бирәләр. Балаларда  экскурсиянең бер өлеше зур кызыксыну уятты, анда гид ролен предприятие генераль директоры Роберт Галиев үз өстенә алды.

Компания белгечләре яшь кунакларга экологик-аналитик лабораториянең ни өчен кирәклеген һәм газ анализаторының ничек эшләвен, химик анализ лабораториясе, товар операторы һәм диспетчерның нәрсә белән шөгыльләнүен, ни өчен предприятиедә сакчы хезмәте шулкадәр мөһим булуын җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлаталар. Хәзер әти белән әни эштә булгач, алар нефтьнең исе һәм газ анализаторы тавышы нәрсә турында кисәткәнен төгәл беләләр.

- Миңа бик ошады, иң истә калганы - нефтьтән эшләнгән әйберләр. Мәсәлән, мин беркайчан да смартфоннарда нефть бар дип уйламаган идем! Аның торбалар буенча ничек  хәрәкәт итүен һәм диспетчерның кем икәнен белдем - дип тәэсирләре белән уртаклаша. 10 яшьлек Данияр Сәетханов, аның әнисе - нефть-газ үткәргечләрен эксплуатацияләү буенча инженер.

Агата һәм Герман Клевиннар әтиләренең эшендә беренче тапкыр. Офисны еш кына эчтән күз алдына китергәннәр, ләкин ул  бөтенләй башка төрле булып чыкты.

- Бу бинада диспетчер булып эшләргә һәм торбаларның төзек эшләвен күзәтергә телим, - дип сөйләде 8 яшьлек Агата. Ә аның 10 яшьлек абыйсы Герман күп программаларны өйрәнергә һәм әтисе кебек яхшы программист булырга ниятли.

Экскурсияләрнең берсендә кече төркем, зур өстәл артына җыелып, «Транснефть»нең 30 еллыгы хөрмәтенә символик тортны буяды. Буяулар һәм кисточкалар ярдәмендә кунаклар бәйрәм шәмнәрен кабыздылар, ә аннары бергәләп фотога төштеләр. Фотосессия һәм чәй эчү торба һөнәрләре картасы буенча сәяхәтне бик яхшы тулыландырды. Балаларга күргәннәре һәм ишеткәннәре бик ошады. Өйдә әти-әнинең эштә нәрсә эшләве турында тыңлау бер, ә менә зур һәм мөһим эшнең бөтен масштабын аңлау бөтенләй башка нәрсә, бәлки, син анда үзең үк дәвамчы булырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия Лаеш районы «Транснефть» компаниясе