Светлана Грачева: «Хәзер мин кимчелекләрне ничек яшерергә һәм үзеңне ничек яратырга кирәклеген төгәл беләм»
Светлана Грачева Беренче каналдагы «Модный приговор» программасының герое булды. Шоуда катнашу аның өчен Аналар көненә чын бүләк, ә үзгәрү процессы — илһам һәм үз-үзеңә ышаныч чыганагына әверелде.
Барысы да ничек башланды?
Бу бөтенләй көтмәгәндә килеп чыкты. Светлана Беренче канал эфирында «Одноклассники» челтәре белән берлектә үткәрелгән конкурсны күреп ала. Бары тик QR-кодны сканерлый да, ике фотосурәтен җибәрә. «Минем гадәтем бар: иртәнге чәй вакытында һәрвакыт Беренче каналны карыйм. Фотоларны җибәрдем дә оныттым. Ә тапшыруны калдырмыйм — баланы мәктәпкә илтүгә үк телевизор кабызам. Кешеләрнең тышкы гына түгел, эчке дөньясы да ничек үзгәрүе миңа һәрвакыт кызык иде», — дип сөйли Светлана.
Үзгәрешләр һәм хис-тойгылар
Яңа образда беренче тапкыр чыгу Светлана өчен чын сынау була: көзгегә карарга вакыт калмый. Икенче образда исә ул көзге каршында озаграк тоткарлана. «Мин көзге алдында әйләнеп карадым да: „Менә мондый гүзәллек кемгә эләгер икән ?“ — дип көлдем. Бу бик рәхәт иде, мин соклануымны яшерә алмадым», — ди герой.
Редакциядә башта ул үзе турында сөйли, аннары экспертлар аның гардеробын тикшерә. «Эвелина Хромченко минем киемнәремнең һәркайсы үз урынында, үтүкләнгән һәм чиста булуын, алардан тәмле ис килүен билгеләп үтте. Бу сүзләрне ишетү бик күңелле иде!» — ди Светлана. Стилистлар һәм визажистлар аның чәчләрен кисәләр, макияж ясыйлар. «Бу онытылмаслык көн булды», — дип ассызыклый ул.
Барлык хатын-кызларга киңәш
Светлана үз-үзеңә шикләнмәскә һәм «мин матур түгел» дип уйламаска чакыра. «Курыкмагыз, максатлар куегыз һәм аларга омтылыгыз. Уңыш кыюларны ярата! Үзеңә ышансаң һәм үзең булып калсаң, барысы да килеп чыгачак. Үзегездән башка беркемне дә тыңламагыз. Чөнки һәркайсыбыз — кабатланмас шәхес», — дип илһамландыра Светлана.
Хәзер ул үзенең өстенлекләрен ничек күрсәтергә һәм кимчелекләрен ничек яшерергә кирәклеген төгәл белә. Светлана яңа образлар белән эксперимент ясавын дәвам итә.
(Фотоны Светлана Грачева тәкъдим итте)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев