Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тарихны, яшәргә һәм хыялланырга өйрәтте

Нина Николаевна Воронина. Лаешның №1 мәктәбен тәмамлаган берничә буынның мәктәп еллары аның белән бәйле.

Бу акыллы, эрудицияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, үз укучыларын аңлаган сыйныф җитәкчесе, киң күңелле кеше, чибәр һәм кайгыртучан ана да. Дәресләрдә дә, кыен тормыш хәлендә дә һәрчак аның хәлиткеч сүзен көттеләр. Ул авырганда да, аның үзенә ярдәм кирәк булганда да, хастаханәдән укучыларына язды: “Сезнең уңышларда, сезнең җиңүләрдә мин үземнең җиңел булмаган хезмәтем, үз тормышым мәгънәсен күрәм. Мин сезнең барыгызны хәтерлим һәм яратам. Барыгызны: 50нче еллар, 1965 елгы чыгарылыш – минем 10 Адагы  сөйкемле кызларым һәм 10бдагы егетләрем, 1970, 1972, 1974 еллар чыгарылышлары. Мин күңелем белән сезнең янда, кадерле балаларым. Сезгә бәхет, уңышлар, шатлыклар телим! Һәрчак сезнең дустыгыз һәм остазыгыз Нина Николаевна”. Моңа кем генә битараф калыр икән. Аның эчкерсезлеге, гади аралашуы, укучыларга гына түгел, үзенә дә таләпчән булуы зур хөрмәт уятты. Ул һәрчак укучыларына кызыклы булсын, күтәренке кәефле булу, яңа планнар , идеяләр белән канатлану өчен көч тапты. Ул үз фәнен төшендерү белән бергә яшәргә һәм хыялланырга өйрәтте.

Нина Николаевна үзен мәктәпкә багышлады, укытучы һөнәрен сайлады.Ул үзе әйтеп киткәнчә, мөгаен, укыган Минзәлә мәктәбендә югары квалификацияле һәм талантлы педагоглар эшләгәнгәдер. Кырыс вакытлар. Сугыш. Уку белән бергә эшләргә дә туры килә. Кәбестә утырталар, иген басуын утыйлар. Печән әзерләгәндә болында яшиләр, урак өстендә урак белән ашлык уралар, бәрәңге чүплиләр. Көз һәм кыш көнендә мәктәп өчен утын әзерлиләр. Аны кисәләр һәм яралар. Туйганчы ашамыйлар, өс-баш начар була. Икенче сменада керосин лампасы яктысында укып белем алалар. Ул, аның сеңлесе һәм абыйсы, сугышка кадәр урман киптерүче, ә сугыш вакытында Түбән Тагилда 1947 елга кадәр хәрби заводта эшләгән әтиләре Николай Павлович Рязанов китапларына язалар.

Ул балачактан пионер отрядында, комсомолда җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә. Сугыш вакытында яу кырына җибәрү өчен бияләйләр, перчаткалар бәйли. Госпитальдә медперсоналга дежур торуда, каты яраланган сугышчыларны карарга булыша.

Казан пединститутының тарих факультетында укыганда курс комсоргы була. Институтта укырга һәм аны тәмамлауда абыйсы Николай ярдәм итә: ул аңа булышу өчен эшкә керә. Ул дүрт кыздан олы була.

1950 елның 15 августында Нина Николаевна беренче тапкыр Лаеш урта мәктәбе бусагасын үтә. Һәм монда мәңгегә кала. Ул берничә мәртәбә үзенең укытучы булып формалашуында мәктәп директоры һәм укытучылар остазы Екатерина Алексеевна Фигурованың зур роль уйнавын билгеләп үтте: “Ул безгә бөртекләп тәҗрибә туплауда булышты, коллегалардан өйрәнергә кушты”.

Еллар узгач мәктәптә балаларга ныклы белемнәр бирерлек квалификацияле педагоглар үсә. Алар арасында Нина Николаевна – халык мәгарифе отличнигы. 1968 елда ул укытучыларның бөтенсоюз съезды делегаты була. РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 1970 елда “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен, В.И.Ленин тууының 100 еллыгы уңаеннан” медаленә лаек була. Аннан соң Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Тәҗрибәле педагог “Укытучы-методист” исеме ала. Ул үзенең остазы өметләрен аклый. Партия райкомы методсоветы җитәкчесе, районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе була.

1975 елда Н.Н. Воронинаны КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар, ул бердәнбер укытучы була. Ул үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Укырга ярата һәм үз хыялы хакында әйтә: “Буш вакыт, кызыклы китап, бер чынаяк каты чәй кирәк”. Менә хәзер пенсиядә, боларның барысы бар”.

Күпкырлы җәмәгать эшләре арасында Нина Николаевнаның мәктәп музее оештыруы һәм ачуы да бар.Үз укучылары белән Кубаньга – безнең мәктәпне тәмамлаган Анатолий Жедяевский батырлык күрсәткән, һәлак булган һәм җирләнгән урынга баруны ул укытучы һәм гражданлык бурычы дип саный. 20дән артык дошман коралын юк иткән аның танкы Краснодар крае Старовеличковская станицасын азат итүгә ярдәм итә. Укучылар геройны, безнең якташыбызны хәтерләүләрен һәм олылауларын күрәләр. Бу безнең илебез тарихына төшенүнең бер мисалы гына. Нина Николаевна болай ди: “Туган илебезне азат итү өчен бу сугыш тарихның бер бите генә түгел, ә якын, дулкынландыргыч вакыйга булуын телим”. Ул моңа иреште дә. Бар гомерен ул шуңа багышлады. Минем тормышта шундый укытучы булуга горурланам.

Юбилее белән котлап кадерле Нина Николаевна, нык сәламәтлек, имин тормыш туганнарыгыз һәм якыннарыгыз кайгыртуын тоеп озын озак яшәвегезне телим.

Нина Романова,

Лаешның №1 мәктәбе 1965 ел чыгарылышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев