Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташкирмән мәктәбендә укытучылар өчен семинар булды

Ташкирмән авылы гомум белем мәктәбендә татар теле, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булды.

Фотоны Ләрия Сафина бирде

Семинар кысаларында Ташкирмән мәктәбе педагогик коллективы ачык дәресләр һәм осталык сәгатьләре әзерләгән.Лаеш районы мәгариф идарәсе методисты Ләрия Сафина бу чара турындагы тәэсирләре белән уртаклаша.

Мәктәп директоры Марина Сидорова семинарда визит карточкасын күрсәтте. Ул уку йортындагы методик эшләр формасы турында бәян итте, коллегаларын педагоглар һәм укучылар казанышлары белән таныштырды. Мәктәп фойесында “Буыннар элемтәсе” күргәзмәсе оештырылган. Укытучылар өчен мәктәпнең этно-крайны өйрәнү музеена экскурсия үткәрделәр, анда керәшеннәргә генә хас булган бай экспозиция тупланган. Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен “Минем туган ягым” дип исемләнгән класстан тыш чара әзерләгәннәр. Ә педагог Ирина Сидорова 3 сыйныфта укучы рус телле балалар белән сөйләм телен үстерү буенча татар теленнән ачык дәрес үткәрде.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Сабанаева кунакларга үзенең “Көмеш” иҗат коллективы әзерләгән “Ташкирмән авылы керәшеннәре фольклорында христиан һәм мәҗүси гореф-гадәтләрнең берләшүе” темасына класстан тыш чара тәкъдим итте. Катнашучылар сюжетта аларның борынгы бабалары – мәҗүсиләр – йолаларын, татарча сөйләм, православие тәүбәләре үрелеп баручы мәдәни диалогка тап булдылар.

Чара түгәрәк өстәл артында тәмамланды, анда чакырылган укытучылар үткәрелгән дәресләргә һәм методик чараларга, мәктәптәге методик эшләргә югары бәя бирделәр. Узган семинар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ташкирмән мәктәбендә укытучылар өчен семинар булды