Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташкирмәнлеләр һәрчак ярдәмгә килергә әзерләр

Ярдәмчеллекләре һәм янгын сүндерүдә булышулары өчен авылдашларыма рәхмәт белдерәсем килә.

Бу хәл 25 май иртәсендә булды. Сарайлары яну турында куркынган күршеләре хәбәр иткәндә хуҗа тыныч кына өендә ял итә. Төтен һәм ачык ут ерактан ук күренә, көчле җил аны зурайта, күршедәге корылмаларга да таралу куркынычы барлыкка килә.

Ташкирмәннән 30 километр ераклыкта булган янгын сүндерүчеләр килгәнне көтмичә, авылдашлар чиләкләрен тотып шунда ук ярдәмгә ташланалар. Барысы да утның башка йортларга күчсә нинди каза буласын аңлый.

Балык заводының янгын сүндерү машинасы һәм цистерна таккан тракторы вакытында килеп җитә. Утны сүндерделәр. Йорт хуҗасына зыян килмәде.

Барлык авылдашларга, ярдәм итүчеләрнең барысына чиксез рәхмәт! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям һәм нык сәламәтлек телим. Безнең авылда янгын куркынычсызлыгы проблемасын хәл итү буенча чаралар күрерләр дип ышанам.

 

Ләйсән Садыйкова, Ташкирмән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы