Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташламалы бәя белән товар сатып алганда ничек итеп артыгын түләмәскә

Соңгы елларда товарларны күпләп сату киң таралды, аның барышында әйберләр ташлама белән сатыла. Әмма сатып алучыларның күбесе мондый акцияләрнең яшерен серләрен белмиләр. Еш кына зур итеп язылган "распродажа" элмә тактасы янында күзгә ташланмый торган "Ташламалы товарлар алыштырылмый һәм кире кабул ителми" дигән белдерү дә була. -Әгәр сатучы кулланучының законлы таләбен...

Соңгы елларда товарларны күпләп сату киң таралды, аның барышында әйберләр ташлама белән сатыла. Әмма сатып алучыларның күбесе мондый акцияләрнең яшерен серләрен белмиләр.

Еш кына зур итеп язылган "распродажа" элмә тактасы янында күзгә ташланмый торган "Ташламалы товарлар алыштырылмый һәм кире кабул ителми" дигән белдерү дә була.

-Әгәр сатучы кулланучының законлы таләбен үтәүдән баш тарта икән, мәсәлән, югарыда күрсәтелгән белдерүгә нигезләнеп сатып алынган әйберне кире алудан яки алыштырудан баш тарта икән, ул сатып алучы хокукын боза,- дип аңлатма бирә дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы әйдәүче белгече Ленара Сатдинова - Кибеттә мондый язулар булуның юридик әһәмияте юк. Әгәр товар зарарланган яки кимчелекләре булу сәбәпле ташламалы бәядән сатыла икән, сатып алучы бу хакта телдән генә түгел, язма формада да кисәтелергә тиеш (ярлыкта яки товар чегында). Шулай итеп, сатып алучы товарның ни сәбәпле ташлама белән сатылуы турында кисәтелергә тиеш. Мондый әйберне сатып алганда ул кимчелекләр белән килешә һәм алга таба бу җитешсезлекләргә дәгъва белдерә алмый.

Әгәр сатучы алдан кисәтелмәгән очракта товарда башка кимчелекләр табылса "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон кулланучы ягында.

-Бу законның 18 маддәсенә ярашлы төстә кимчелекләр табылганда сатып алучы товарны шул маркадагысына яки бәяне яңадан исәпләп түләү белән башкасына алыштыруны таләп итә ала,-дип сүзне дәвам итә Ленара Маратовна. - Ул сатучыдан сатып алу бәясен киметүне яки әйбернең җитешсезлекләрен бушлай төзәтүне сорарга хокуклы. Сатып алучының товарга түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итү хокукы да бар. Ниндидер кимчелеге булган әйбер сатып алганда кибеттән товарның бәясе төшерелү сәбәбен күрсәткән язма күрсәтмә сорарга була. Язылган бу документта сатучы печате булу зарур.

Күпләп сату вакытында алган әйберләргә дә "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон нигезләмәләре кулланыла.

-Бу законның 25 маддәсенә ярашлы төстә кулланучы азык-төлек булмаган товарны әгәр ул формасы, күләме, фасоны, төсе, размеры яки комплекты буенча туры килмәгәндә аны шундый ук сыйфатлыга алыштыру хокукына ия, - дип басым ясый Ленара Сатдинова.- Сатып алучы товарны сатып алган көнне исәпләмичә ундүрт көн эчендә алыштыра ала, Шундый ук азык-төлек булмаган товарны ул куллануда булмаганда, товар рәвеше, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары, шулай ук акча түләгәнне раслаучы товар яки касса чегы булганда алыштырырга була. Сатып алучының чегы булмаганда ул шаһитлар күрсәтмәсеннән дә файдалана ала. Бу хокук РФ Хөкүмәте раслаган исемлеккә ярашлы төстә алыштыру һәм кире кайтару каралмаган товарларга кагылмый.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар булганда сез бу адреслар буенча Казан шәһәре, Һади Такташ урамы,94 йорт, тел. 8 (843) 277-94-95, Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт, икътисад бүлеге, тел: 8 (84378)2-52-12, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район