Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татар Янтыгында сайлаулар чын бәйрәмгә әйләнде.

Иртүк халык мәдәният йортына ашыкты. Элек-электән сайлау көнне халыкта ниндидер бәйрәм кәефе була торган иде. Бу матур яхшы киләчәккә ышану белән бәйледер, мөгаен. Халыкның кәефе бүген дә бәйрәмчә иде.

Мәдәния йорты аларны күңелле музыка белән каршы алды. Ә инде дәртле бию көйләре уйнаганда халык биеп алырга да каршы килмәде. Менә ичмасам, сайлаулар. Җитди дә, күңелле дә.

«Авылдашлар бу сайлауларның мөһим булуын яхшы аңлый һәм көзге бакча эшләре вакыты булуга карамастан, халык участокка актив килә. Үзләре лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш бирә. Көн уртасына исемлектәге сайлаучыларның байтагы килеп, үз фикерен белдерде. Сайлаучылар саны 220 кеше. Инде 80 процента якыны сайлады дип әйтергә була», — диде Татар Янтыгы авылының 1769 сайлау участогы рәисе Гамбирова Рузалия Шәфыйк кызы. 
Сайлаулар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Янтыгында сайлаулар чын бәйрәмгә әйләнде.