Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татар яшьләре көннәре

“Идел” яшьләр үзәге төрле илләр һәм төбәкләр яшьләренең очрашу урыны булды, алар монда яңа белемнәр һәм мөмкинлекләр алдылар.

 Чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерүгә, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүматлар алмашуга юнәлтелгән.

Биш көн дәвамында делегатлар туган телне һәм татар халкы тарихын өйрәнделәр. Алар өчен проект эшчәнлеге, вокал, хореография, медиа, халык гамәли сәнгате, актерлык осталыгы буенча осталык сәгатьләре үткәрделәр. Татар яшьләре вәкилләре “Ислам: тарих һәм заманчалык” (Идел Болгарының исламны кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган), шулай ук “Җиде буын” генеалогик тикшеренүләр үзәге генеалогик проектлар кураторының “Шәҗәрә төзү” темасына лекцияләр тыңладылар.

 Спикерлар очрашуда “Татар яшьләре өчен заманча проектлар” темасын тикшерделәр. Россия Федерациясе төбәкләрендә тормышка ашырыла торган яшьләр проектлары һәм программалар тәкъдим ителде. Делегатлар тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. “Лидер ДТМ” исеменә кандтдатлар үзләрен катнашучыларга һәм делегатлар арасыннан абруйлы жюрига тәкъдир иттеләр.

“Татар яшьләре көннәре-2022”гә ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов кунак булып килде. Бай мәдәни программада Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына бару бар иде, анда ДТМ делегатлары “Йосыф” спектаклен карадылар. Яшьләр үзәгендә “Идел моңы”, “Идел егете”, “Идел кызы” кебек кичке чаралар үткәрелде. Моннан тыш яшь кешеләр иртәнге зарядканы калдырмадылар, йөгерү белән, тренажерлар залында шөгыльләнделәр һәм бассейнда йөзделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама идел Яшьләр үзәге