Татар Сараланының тере легендасы: Самат абый Хөсәеновка 104 яшь!
Бүген Татар Сараланы авылында зур бәйрәм — гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, ныклык һәм батырлык символы булган Бөек Ватан сугышы ветераны Самат абый Хөсәеновны хөрмәтләделәр.

Быелның мартында ул үзенчәлекле юбилей — 104 яшен билгеләп үтте.Самат абыйның язмышы — чын геройлык үрнәге. Сугыш башлану белән фронтка китеп, ул Җиңү көненә кадәр утлы юллар узган. 3 нче Белоруссия фронты составында легендар Кёнигсбергны алуда катнашкан, Көнчыгыш Пруссия туфрагында дошман белән көрәшкән. Күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Бүген ветеранның хәлен белергә һәм олы бәйрәм белән котларга авылның иң актив кешеләре җыелды: Авыл советы рәисе һәм секретаре, медпункт, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре. Самат абый, хөрмәтле яшенә карамастан, бүген дә күтәренке рухта: ул бик теләп аралаша, истәлекләре белән уртаклаша.

Ветеран бүген кече улының гаиләсендә, яраткан килененең кайгыртуында яши. Килене әзерләгән сыйлы табын артында, чәй эчеп, бик җылы әңгәмә корылды. Бу көннәрдә бәйрәм рухы бөтен авылга таралды — тирә-юньдә чистарту, җыештыру эшләре бара, чөнки алда Җиңү көне! Самат абыйны район җитәкчелеге дә котларга җыена, ә Казан каласында аны инде зурлап тәбрик иткәннәр.

Самат абыйга алга таба да саулык-сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп, тыныч күк йөзе астында яшәвен телибез! Сез — безнең үрнәгебез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев