Татар телен югары технологияләр ярдәмендә өйрәнәбез
Урта Девятово мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руния Зәйнетдинова “Кама ягы”н укучылары белән рус телле балаларны татар теленә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 маддәсенә ярашлы төстә төбәктә тигез хокуклы ике дәүләт теле бар – татар һәм рус. Күп милләтле Татарстанда бу телләрне белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле дәүләт теле буларак барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә өйрәнелә.
Мин рус телле балаларга татар телен аралашу чарасы һәм татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате турында мәгълүмат чарасы буларак укытырга тырышам, аларда коммуникатив компетенция формалаштырырга омтылам. Үз дәресләремдә балаларны татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерәм, сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтәм. Моның өчен без диалог, монологик сөйләм формаларын ныгытабыз.
Рус телле балалар өчен татар телен үзләштерүдә иң катлаулысы – сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәнү. Моның өчен без дәресләрдә рус һәм татар телләрен чагыштырабыз. Сүзләр бәйләнешенең уртак һәм аермалы якларын аңлатам. Җөмләдәге сүзләр тәртибе, ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннарын, килешләрне өйрәнгәндә бу алымны кулланам. Башлангыч сыйныф укучыларын дәресләремдә гамәли белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын үстерүгә юнәлтәм. Беренче сыйныфта татар телен укытуны телдән әзерлек чоры белән башлап җибәрәм. Телдән әзерлек чорында яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып мин санамышлар, тизәйткечләр, мәкальләр, кечкенә җырлар өйрәтәм, төрле кызыклы уеннар кулланам, физкультпаузалар үткәрәм. Әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементлары нигезендә тел материалын өйрәнүне мотивлаштырып оештырам.
Рус телле укучыларга татар теле укыту методикасын заманча технологияләр белән баету да куелган максатларга ирешүне тәэмин итә. Шуңа күрә методик темамны да “Заманча укыту технологияләре нигезендә татар теле дәресләренең практик юнәлеше” дип атадым, әлеге тема кызыклы, көн үзәгендә. Хәзер нинди генә уку-укыту технологияләре юк, өйрән, укы һәм куллан гына. Ә укытучы инде, гомер буе укый, эзләнә, укыта.
Бүгенге көндә мин бу юнәлештә бераз тәҗрибә тупладым, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясадым. Хәзерге социолингвистик хәлдә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуының сыйфатын яхшырту өчен психология, педагогика буенча яңа програмалар, дәреслекләр һәм методик кулланмалар белән эшлим. Үземнең белемемне дә, заман таләпләренә туры килерлек итеп күтәрү өстендә эшләвемне дәвам итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев