Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар Янтыгы авыл җирлегенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре

Ел саен үткәрелә торган гражданнар җыены Татар Янтыгы авылы мәдәният йортында узды.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасовны, шулай ук авыл җирлеге гражданнары җыенына килгән барлык кунакларны сәламләү җырлары һәм биюләр белән каршы алдылар.

Мәдәният йорты фойесында халык һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе урнашкан. Анда кулдан эшләнгән эшләнмәләр һәм милли ризыклар: бал һәм сөт продуктлары тәкъдим ителде. Авыл җыены тантаналы концерттан башланды, анда бию коллективлары, яшь талантлар, шулай ук өлкән буын башкаручылары чыгыш ясады.

Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев 2020 елда башкарылган эшләр турында төп доклад белән чыгыш ясады. Татар Янтыгында 292 кеше яши. Өлкән буынга ике социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Су белән өч башня тәэмин итә, чишмәләр төзекләндерелгән. Халык өчен мәдәният йортында шашка, шахмат, бәйләү буенча түгәрәкләр һәм ветераннар клубы эшли. Даими рәвештә өмәләр оештырыла.

Авыл җирлегендә мәктәп, мәдәният йорты, почта элемтәсе бүлеге, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет, кибетләр эшли. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы үсеш ала, агач эшкәртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр эшли. Җиде кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

-Яшьләрнең фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программаларында активрак катнашуларын теләр идем, - дип ассызыклады Рәшит Мәхмүтович.

2020 елда искергән су торбалары алыштырылган. Җирлек халкы көче белән сигез чишмә төзекләндерелгән. Үзара салым программасы кысаларында юлларга ремонт үткәрелгән, яңа скважиналар бораулау планлаштырыла.

Докладлар белән мәктәп директоры, мәдәният йорты мөдире һәм башкалар чыгыш ясады. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Виталий Германов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы белән таныштырды. Урманчылык җитәкчесе урынбасары Фәнил Фазлыев халыкны табигатьне уттан сакларга чакырды.

2021 елга планнарда: чисталык һәм тәртип саклау, торак булмаган йортларны бетерү, скважина бораулау, чишмәләрне тәртиптә тоту, янгын депосы бинасын ремонтлау.

Авылның алдынгы кешеләренә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама 2020 ел татар янтыгы