Татарстан аэропортлары кемнәр исемен йөртәчәк
12сеннән 30 ноябрьгә кадәр “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында финал тавыш бирү үтә. Ул Россиянең эре аэропортларына илебез горурлыгын, бөеклеген һәм данын гәүдәләндерүче бөек ватандашларыбыз исемен бирүгә багышланган.
“Казан” халыкара аэропортын йөртәчәк исемнәр арасында – Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев; “Бегишево” халыкара аэропорты – Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев, Иван Шишкин.
ВеликиеИмена.рф. сайтында онлайн, шулай ук “ВКонтакте” проекты рәсми төркемнәре өстәмәсе аша https://vk.com/app6745571 һәм “Одноклассники”да https://ok.ru/game/1272668672 тавыш бирергә була.
Бөек ватандашларыбызның исемнәренә тавыш бирүдә без дә ктнашыйк, безнең республикабыз халыкара аэропортлары лаеклылар исемен йөртсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев