Татарстан авылларында яшь әниләргә ярдәм итәләр
Макаровка авылында яшәүче Дарья Мельникова – быел беренче баласын тапканга 50 мең сум акча алган әниләр исемлегендә 1500енче.
ТРда 2018 елдан авылда яшәгән 25 яше тулганчы әни булган һәм 29 яшенә кадәр өченче баласын тапкан ханымнарга ярдәм программасы эшли башлады. Лаеш районында өченче бала өчен 100 мең сумны унбер ана алды инде.
Без Макаровканың яшь әнисенә берничә сорау бирдек.
Даша, сезнең гаилә тумышы белән каян, ничек Макаровкага килеп чыктыгыз?
-Мин үзем тумышым белән Рождественодан. Шунда урта мәктәп тәмамладым. КНИТУ-КАИның бизнес һәм инвестицияләр институтына укырга кердем, кадровик дипломы алдым, Рождествено почтасында әйдәүче белгеч булып эшкә урнаштым. Ирем Александр педагогия көллияте тәмамлады, “Форум-Авто” Мәскәү компаниясендә эшли. Без Макаровкада таныштык. Минем әни иминият агенты, миңа Саша гаиләсе яшәгән йортны иминиятләү өчен үзен шунда алып барырга кушты. Гомумән, Саша белән очрашуны безнең әти-әниләр алдан планлаштырганнар. Узган җәйдә без өйләнештек, ә быелның 7 сентябрендә кызыбыз Дарина туды. Хәзер аңа өч ай.
Хәзер сезнең өчен иң мөһиме нәрсә һәм сезгә кем ярдәм итә?
-Иң мөһиме – бала саулыгы һәм аны тәрбияләү. Миңа бу эштә иремнең абыйсының хатыны, килендәшем Татьяна ярдәм итә. Аларның гаиләләре зур, биш балалары бар. Без алар белән ике гаиләгә исәпләнгән ике катлы йортта яшибез.
Балалар бакчасына урнашу һәм медицина хезмәте күрсәтү белән эшләр ничек тора?
-Макаровкада балалар бакчасы юк, шуңа күрә Даринаны Рождественога йөртергә ниятлибез. Якындагы фельдшерлык пункты Ташкирмәндә, аннан фельдшер безгә регуляр килә, баланы тикшерә. Медицина хезмәте алу өчен Рождественога йөрибез. Без анда исәптә торабыз.
Даша, алган сумманы ничек тотарга җыенасыз?
-Әлбәттә, үз бәләкәчебезгә. Дарина йөри башлагач, ходунки кирәк булачак. Балалар өстәле, памперслар кирәк. Бала ясалма ашатуда. Шуңа күрә яхшы катнашмалар кирәк, ә алар кыйммәт тора. Бер банка дүрт көнгә генә җитә...
Киләчәктә гаилә ишәер дип уйлыйсызмы?
-Әйе. Сүз уңаеннан, мин бу хакта күптән түгел “Татарстан” телеканалына биргән интервьюда әйткән идем инде. Ирем ике бала булуын тели, мин аны өчкә ризалаштырырмын дип өметләнәм.
Яшь хатын, яшь әни... Мөгаен, сезнең авыл тормышын ничек яхшырту турында фикерләрегез бардыр, яшьләрне ничек авылда калдырырга?
-Мин яшь гаиләләргә пособие эшләү процедурасын җиңеләйтер идем. Мәсәлән, әгәр социаль яклау бүлеге әти-әниләрнең эш урыныннан кирәкле документларның бер өлешен үзе соратса уңайлырак булыр иде. Безгә Саша белән барлык документларны җыю өчен шактый вакыт кирәк булды. Яшь гаиләләр авылда калсын өчен, иң элек матди ярдәм кирәк. Балалар бакчалары җитми, бию, гимнастика һәм башка түгәрәкләр турында әйтмим дә. Минем кызым үсә, мин инде аны нинди түгәрәкләргә йөртү турында уйлыйм. Безгә шәһәргә йөрергә туры киләчәк. Бу җиңел түгел, әмма бала өчен бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев