Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан мәктәп укучыларын «Киләчәк коды» бушлай программалаштыру курсларына чакыралар

Бер елга исәпләнгән курслар сентябрьдә башлана һәм үз эченә 4 модульне ала.

8-11 нче сыйныф укучыларын, шулай ук Татарстан көллиятләре һәм техникумнары студентларын «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында «Киләчәк коды» программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсларына чакыралар. Бу хакта РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казан филиалы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Курсларны безнең укытучылар алып барачак. Балалар Python программалаштыру теле буенча база белемнәрен алачаклар, сайтлар һәм текә график булдырырга өйрәнәчәкләр. Укуларын уңышлы тәмамлагач, аларга тиешле сертификатлар биреләчәк", — дип билгеләп үтте РАНХиГСның Казан филиалы директоры Наилә Әскәрова.

Бер елга исәпләнгән курслар сентябрьдә старт ала һәм 4 модульне кертә. Дәресләр атнага бер тапкыр һәм цифрлы платформада узачак. Катнашу өчен «Дәүләт хезмәте» порталында гариза бирергә кирәк. Әгәр дәгъвачының расланган хисап язмасы булмаса, аның өчен моны ата-аналар яки законлы вәкилләр эшли ала.

Искәртеп узабыз, «киләчәк коды» белем бирү программасы 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән «Цифрлы икътисад» милли проектының «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы милли проектлар