Татарстан Президенты Лаеш районына Каравонда катнашу өчен килде
Ел саен үткәрелә торган рус халык бәйрәме Каравонның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Никольскийга шулай «Валдай» дискуссия клубының Үзәк Азия конференциясендә катнашучылар һәм башка кунаклар килде.
Аларны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов каршы алды. Алар халык һөнәрчелеге күргәзмәсе белән таныштылар. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина сәнгать һөнәрләре ярминкәсе һәм Каравон музее буйлап экскурсия үткәрде. Никольскийга Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә осталар җыелды.
Кунакларга әле әби-бабайларыбыз ук уйнаган рус халык уеннарын, «Кулачная артель» рус хәрби сәнгатенең традицион төрләрен, халык сәнгате һөнәрләре буенча осталык сәгатьләре күрсәттеләр.

«Кама ягы» Каравон-2021дән репортажын дәвам итә. Безне сайтта һәм социаль челтәрләрдә күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев