Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы ипотека буенча уникаль карар өстендә эшлиләр: авылда яшь белгечләр аны 3%ка кадәр ставка белән алырга мөмкин

Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.

«Авылда  яшь гаиләләргә һәм белгечләргә  ярдәм  итү  өчен 3%ка кадәр ставка  белән  ташламалы  ипотека  бирү  -   бу  яңа     революцион  чишелеш,  төбәкләр  финанслашуын  исәпкә  алып,  аны    0,1%ка кадәр  төшерү  мөмкинлеге  дә  булачак», - диде   Лебедев.

Аның  әйтүенчә,  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында   хәзер  мондый  ипотеканың  шартлары,  торак  урыннарның    метражлары   эшләнә. Моннан  тыш, 2020-2025 елларга  исәпләнгән  авыл  территорияләрен комплекслы  үстерүнең  дәүләт  программасында   социаль яллау торагын  төзүгә яңа  алымның  күздә  тотылуы  турында   да  әйтте  Лебедев.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү  буенча дәүләт  программасының  Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  тарафыннан  май  аенда  раслануын  искәртеп  уза.  2020-2025  елларга  аны  финанслауның  гомуми  күләме  2,3 трлн. сум тәшкил  итә,  шуның  1 трлн. сумы федераль бюджеттан   бирелергә  тиеш.  

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1571351.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев