Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан Республикасы үлемсез полкы – интерактив порталда

"Дөньяга үз әбиләрең һәм бабаларың хакында сөйлә" - http://tatfrontu.ru./ порталының баш битендәге бу сүзләр "Татарстан Республикасы үлемсез полкы" проектының асылын чагылдыра. Вакыт бик тиз уза, Бөек Ватан сугышында катнашучылар бакыйлыкка күчә. Ә ул арада хакимлек итүче неофашистлар заказы буенча тарихны үзгәртеп язарга теләүче ялган галимнәр барлыкка килә. Шуңа күрә безнең...

"Дөньяга үз әбиләрең һәм бабаларың хакында сөйлә" - http://tatfrontu.ru./ порталының баш битендәге бу сүзләр "Татарстан Республикасы үлемсез полкы" проектының асылын чагылдыра.

Вакыт бик тиз уза, Бөек Ватан сугышында катнашучылар бакыйлыкка күчә. Ә ул арада хакимлек итүче неофашистлар заказы буенча тарихны үзгәртеп язарга теләүче ялган галимнәр барлыкка килә. Шуңа күрә безнең бурыч һәлак булганнар һәм исәннәр хакына ул еллардагы вакыйгалар турында хәтерне саклаудан, сөйләшер һәм сорашыр кешеләр булганда мөмкин кадәр күбрәк дөрес мәгълүмат туплаудан гыйбарәт.

ТР Милли музее ТР мәдәният министрлыгы белән берлектә 2015 елда "Татарстан Республикасы үлемсез полкы" интерактив музей проектын гамәлгә ашыра башлады. Аның максаты - Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, концлагерьлар тоткыннары турында мәгълүмат туплау. Аларның кайда туулары, каян чакырылулары яки хәзер аларның кайда яшәүләре мөһим түгел. 2017 елның 1 ноябренә монда 11815 материал урнаштырылган. Шуларның 329ы лаешлылар турында. Аларда бәян ителгән барлык фактлар (сугыш урыннары һәм даталар, бүләкләр, хәрби частьләр урнашкан урыннар һәм башкалар) модераторлар белән тикшерелгән һәм чынбарлыкка туры киләләр.

-Биографик белешмәләрдән тыш монда агымдагы мәгълүматларны, яңалыкларны да табарга була, - дип бу портал эшен аңлатып үтә Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина. - Мәсәлән, тыл хезмәтчәне А.Н. Иванова туган көнен билгеләп үткән - бу хакта материалны безнең интерактив музейда табарга була.

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее Лаеш районы буенча "Татарстан Республикасы үлемсез полкы" порталы өчен мәгълүмат җыю корпункты булып тора. Алда эш бик зур һәм моны районда яшәүчеләрдән башка башкарып булмый.

-Мин барыгызга совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңе булмаган батырлыгы турында истәлекләрне саклауда ярдәм итүегезне үтенәм, - дип мөрәҗәгать итә Фәридә Гафиулловна. - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, концлагерьлар тоткыннары турында истәлекләр һәм фоторәсемнәр җыюда ярдәм итегез. Сез аларны музейга алып килә аласыз яки 422610, Лаеш, Лебедева урамы,32 йорт адресы буенча почта аша яки электрон адреска far-murtazina@yandex.ru га җибәрә аласыз

Музей хәзер безнең якташларыбыз туплаган материаллардан файдалана инде. Мәсәлән, 1984 елда Рафис Сафин сугышчылар белән хат алыша. Алар үз истәлекләрен җибәргәннәр, алар музей фондларында кадерләп сакландылар, ә хәзер виртуаль музейда урын алдылар. Зөһрә Лезина бастырган "Дети войны" китабы материаллары да монда керде.

Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы героик батырлыгы турында хәтерне саклыйк.

Дөньяны фашизмнан коткарган кешеләргә без рәхмәтебезне шулай гына белдерә алабыз.

Бу һәлак булганнар һәм исәннәр алдында безнең бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы