Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 9489 сум итеп билгеләнде. Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасында 2018 елның 18 гыйнварында ТР Профсоюзлар федерациясе, Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсе координацияләү советы, ТР Министрлар...

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 9489 сум итеп билгеләнде.

Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасында 2018 елның 18 гыйнварында ТР Профсоюзлар федерациясе, Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсе координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Бу Килешү нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш өлкәсендә минималь хезмәт хакы аена 10126 сум итеп билгеләнә.

ТР дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы федераль законга ярашлы төстә 2018 елның 1 гыйнварыннан билгеләнә, ягъни айга 9489 сум.

Дәүләт тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакын тәэмин итү буенча хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсенә ярашлы төстә административ җаваплылыкка тартылалар.

Хезмәт хакы билгеләнгән минималь күләмнән ким булганда хезмәткәр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район