Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстан урманнары чистара

​​​​​​​Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы менә 12 ел инде үткәреп килгән “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенә 10 меңнән артык кеше кушылды.

Акциянең төп максаты – урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту, экология культурасы формалаштыру һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Татарстанда яшәүчеләр, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, студентлар, волонтерлар тирә-як мохитне саклау эшенә бергә кушылдылар. “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә старт алды һәм ул 2022 елның 18 июненә кадәр дәвам итә.

Без Лаеш районының Матюшино һәм Комлы Ковали арасындагы урман массивында булдык. Без монда урман җыештыручылар арасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәровны күрдек. Ул бүгенге акциянең республиканың аерым бер мәйданнарында үткәрелә торган язгы ике акциянең берсе булуын әйтте. Тагын бер үзәкләштерелгән акция 4 июньдә була. Рәис Кәлимулла улы Татарстан кешеләренең аңа кушылуларын сорады. Көзге этап 2022 елның 12 сентябреннән 12 ноябренә кадәр үткәрелә.

Лаешта акциягә районның урман хуҗалыгы эшчәннәре, банк хезмәткәрләре, техник-икътисад техникумы студентлары, 3нче мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре кушылды. Экология патруле Лаеш урманчылыгының 70нче кварталында һәм Еловая урамы районындагы урман массивларын чистарту белән шөгыльләнде. Акциядә катнашучылар җыйган чүп-чар күләме тракторның өч чүмече булды.

Сүз уңаеннан, акция башыннан республиканың урман фондыннан 390 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм түгелгән, 229 куб метр коры-сары һәм ауган агачлар җыелган һәм чересен өчен күчләргә өелгән. Урман тармагы белгечләре көче белән 9 чишмә чистартылган, 160 аншлаг, мәгълүмати такта һәм урманнарда ял итүче гражданнар өчен урын ремонтланган.

Акция көнне һава торышы да хезмәт десантында катнашучылар, урманда чүп-чар һәм корыган агачлар җыючылар өчен уңай булды: кояшлы көн, ә урман һавасы саф. Акциядә катнашучылар тырышып эшләделәр, артыш җимеше белән сыйландылар, умырзаялар һәм беренче язгы чәчәкләргә сокландылар. Мондый акцияләр нәтиҗәсендә Татарстанда урманнар чистара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев