Татарстан халкы тулысынча азык-төлек белән тәэмин ителәчәк
Татарстан аграрийлары бу сезонда 3,7 миллион тонна ашлык җыйды. 1,5 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, ким дигәндә 800 мең тонна бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә җыю көтелә. Бу халыкны азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында.
«Әлеге күрсәткечләр — соңгы елларда аграр җитештерүне үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча планлы эш нәтиҗәсе, шул исәптән минераль ашламалар сатып алуны субсидияләү, мелиорациягә ярдәм итү, сугарыла торган җирләрне булдыру, дым саклаучы технологияләрне кертү, техник модернизация программасын гамәлгә ашыру өлешендә», — дип ассызыклады республика Башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булуын билгеләп үтте һәм «җыелган темпны саклап калуны» сорады. Әйтик, узган ел республикада беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән. Көн саен 300 тоннадан артык сөт җитештерелә торган Кукмара, Саба, Әтнә һәм Балтач районнары зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев