Татарстанда 14-23 август көннәрендә «Аек машина йөртүче» операциясе уза
ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә «Аек машина йөртүче» профилактик чарасы барышында исерек машина йөртүчене ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр үткәрәчәк.
Мондый профилактик чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү юлында мөһим адым булып тора — исерек машина йөртүчеләр үзләре өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.
Статистика күрсәткәнчә, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итү еш кына авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев