Татарстанның Лаеш районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә.
Бу тантаналы көнне, 22 августта, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә, яңа уку елы алдыннан, республикада традицион рәвештә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе инициативасы буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга, аталары махсус хәрби операция зонасында булган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Акция кысаларында быел 312 беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтеләчәк. 2023 елның сентябрендә беренче сыйныфка барлыгы 1039 бала барачак.
Чарада хөрмәтле кунаклар һәм хәйриячеләр катнашты:
— Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Петровна Ларионова;
— ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Иванович Поминов;
— Лаеш районы Башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов;
— Район Башлыгы урынбасары Татьяна Петровна Борһанова;
— «Даркат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Дмитрий Владимирович Исаев;
— ТР Лаеш районы «Родной край — Туган як» якташлык иҗтимагый оешмасының идарә Советы әгъзасы Сергей Александрович Мурзов.
Кунаклар районның сигез мәгариф учреждениесеннән 58 укучыга портфельләр тапшырдылар.
Шулай ук, 18 олимпиада призерларын бүләкләделәр.
Район Башлыгының рәхмәте белән Олимпиада призерларын әзерләгән 15 педагог билгеләп үтелде.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Мәктәп кирәк-яракларын сатып алу өчен акча ел саен хәйриячеләрнең ирекле иганәләре хисабына җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев