Татарстанның Лаеш районында ТР прокуроры урынбасары белән гражданнарны кабул итү узды
Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре контрольгә алынды.
Кичә Лаеш шәһәре Башкарма комитетында ТР прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов гражданнарны кабул итте. Очрашуда шулай ук Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм район прокуроры Глеб Тимофеев катнашты.
Прокурор урынбасарына районның алты кешесе мөрәҗәгать итте, аларны кайбер хокук бозулар буенча административ практика, җир билгеләү категориясен үзгәртү, яңа балалар бакчалары төзү, суд приставлары эшчәнлегенең законлылыгы, социаль түләүләр һәм башка мәсьәләләр борчый иде.
Илнур Габделхәй улы барлык гаризаларны эшкә кабул итте һәм Глеб Валерьевичка күзәтчелек чаралары үткәрүне оештырырга кушты. Тикшерүләр барышы һәм нәтиҗәләре район башкарма комитетында һәм республика прокуратурасында контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев