Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татьяна Борһанова: “Державино тотрыклы үсә”

Державино мәктәбендә җирлекнең отчет сессиясе булды.

Гадәт буенча сессиягә кадәр авыл җирлегендә оештырылган күргәзмәдә тозланган яшелчәләр, бәлешләр, кул эшләре, агачтан эшләнгән әйберләр урын алган. Металл роза чәчәге аеруча җәлеп итте: әйтерсең тере, ялтыравыклы металл белән капланган. Күргәзмә уртасында Державин портреты янәшәсендә өстәл артында кулына каләм тоткан, парик һәм XVIII гасыр костюмы кигән егет утыра. Шагыйрә Роза Хәсәнова да әдәби теманы дәвам итте, ул татар телендә иҗат иткән әсәрләрен һәм республика матбугатында дөнья күргән материалларын күрсәтте. Спорт уңышларына зур урын бирелгән – кубоклар, медальләр һәм грамоталар берничә шүрлеккә урнашкан.

Сессия эшендә район башлыгы Татьяна Борһанова катнашты. Аны җирлек башлыгы Исламия Камалиева ачты. Ул чыгышын 2018 ел азагына халык составын анализлаудан башлады. Аннан сүз Державино авыл җирлеге эшенә күчте. Аның территориясендә ике авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли – “Агро-5” ЧҖҖ һәм “Сәетов” КФХ. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында 2018 елда республика конкурсының “Терлекчелекне үстерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңгән Хәбибуллиннар гаиләсен әйтеп үтте.

Аннан соң авылны төзекләндерү темасы күтәрелде. Республика программасы буенча Державинода урамнарга электр энергиясен экономияләүче яктырткычлар куелган, шуның нәтиҗәсендә электр энергиясенә түләү сизелерлек кимегән. Шулай ук республика программасы буенча берничә урамга тулысынча таш җәелгән. Зират территориясе чүп-чардан һәм ауган агачлардан чистартылган. Иганәчеләр ярдәме белән балалар мәйданчыгы җиһазланган, авылда яшәүчеләр анда беседка ясаганнар һәм яктыртканнар. Хәзер монда рәхәтләнеп балалар уйный.

Исламия Исмәгыйловна авылның мәдәни тормышына тукталып китапханә һәм мәдәният йорты эшен уңай яктан билгеләде. Державино урта мәктәбендә дә эш яхшы бара, аның укучылары һәм укытучылары төрле конкурсларда призлы урыннар алалар һәм җирлектә үткән барлык чараларда актив катнашалар.

Салынуына 30 елдан арткан балалар бакчасы бинасында проблемалар бар. Ел саен агымдагы ремонт ясалса да ул тузган дип танылды. Шуңа күрә киләсе елларга яңа балалар бакчасы төзү бурычы тора.

2019 елга планнар арасында – Җәббаров урамын ремонтлау, Җәббаров, Агайбаш һәм Казан урамнары буйлап иске суүткәргечне алыштыруны дәвам итү, Подлесный урамында электр баганаларын алыштыру, авыл эчендәге күлне чистарту, бункер мәйданнарын төзекләндерүне дәвам итү, почта бүлегендә керү урынын ремонтлау һәм төзү, спорт мәйданчыгы төзү.

Аннан соң “Агро-5” ЧҖҖ вәкиле Диана Хәбибуллина чыгыш ясады, ул үз предприятиесе эше турында сөйләде. Участок уполномоченные Рөстәм Гатауллин авыл җирлегендә хокук саклау торышы хакында бәян итте.

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова җирлек эшенә йомгак ясады. Ул Державино тотрыклы үсә, район һәм республика программаларының барысында катнаша, дип билгеләп үтте. Шулай ук Татьяна Петровна җирлек башлыгы санап үткән проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә сүз бирде.

Сессия тәмамлангач державинолыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Аннан сораулар чираты җитте. Аларның берсен Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов тәкъдим формасында җиткерде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда ул авыл кешеләренә Бөек Ватан сугышында катнашучылар кабере чардуганнарына тиешле язулар урнаштырырга киңәш итте. Авыл халкы яңа балалар бакчасы кирәклеге, урамнарны яктырту һәм үзәк Җәббаров урамын төзекләндерү турында сораулар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы