Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Теләгең һәм ихтыяр көчең булса авыру чигенә ул

15 яшьтә ул үзбәк хатын-кызларын укырга, язарга өйрәтә, ә 67 яшендә Якубовичта "Поле чудес"та уңышлы катнаша. Автор фотосы Наилә Рөстәм кызы Сәмигуллина тумышы белән Үзбәкстанның Әндижан шәһәреннән. Татарстанга 2000 елларда кайткан. 75 яшьлек бу терчә хатынга карагач, аның әти-әниләренә җиңел булмавын аңлыйсың. Тиктормас кыз барысын сынап карый: фототүгәрәктән алып парашюттан...

15 яшьтә ул үзбәк хатын-кызларын укырга, язарга өйрәтә, ә 67 яшендә Якубовичта "Поле чудес"та уңышлы катнаша.

Автор фотосы

Наилә Рөстәм кызы Сәмигуллина тумышы белән Үзбәкстанның Әндижан шәһәреннән. Татарстанга 2000 елларда кайткан. 75 яшьлек бу терчә хатынга карагач, аның әти-әниләренә җиңел булмавын аңлыйсың. Тиктормас кыз барысын сынап карый: фототүгәрәктән алып парашюттан сикерүгә кадәр. Дөрес анысы, аңа вышкадан сикерергә генә рөхсәт итәләр - әнисе кызын күккә җибәрергә курка. Мәктәптә актив кыз, өйдә әти-әнисенә алыштыргысыз ярдәмче - әле бит кызамык белән авырганнан соң катлауланулар кала. Күз күрүе начарлана.

-Әти-әниемнең алты баласы туа, - дип искә төшерә Наилә Рөстәм кызы. - Әнием укытучы, әтием - юрист. Ә мин олы бала. Әти-әни өйдә юкта мин барысы өчен җаваплы.

1957 елда партия мондый бурыч куя: Үзбәкстанда наданлыкны бетерергә. Яхшы укыган балаларны аны хәл итүгә җәлеп итәләр. Ул чакта барлык үзбәк хатыннары өйдә генә иде, үзбәкчә дә, русча да укый белмиләр.

-Мин 7нче сыйныфта укый идем. Һәрберебезгә берәр өй беркеттеләр. Без кереп хуҗабикәләргә аларны укырга өйрәтәчәгебезне әйттек. Алар теләп ризалаштылар, - дип сөйли Наилә Рөстәм кызы. - Шулай итеп өч ай үтте. Аннан соң безнең эшне тикшердәләр, укучыларыбызның иҗекләп булса да укуларына инандылар. Алга таба үзлекләреннән укырга тиешлекләрен әйттек: без аларга база бирдек.

Кыз юрист булырга, кешеләргә гаделлек торгызуда ярдәм итәргә тели.

-Әти мине янына утыртты һәм болай диде: "Кызым, сиңа Ташкентка китәргә туры киләчәк, без сиңа ярдәм итә алмыйбыз. Тулай торакта яшәрсең, ә бит син тиз арыйсың. Анда кайда ял итәрсең? Ә бездә мединститут юл аша гына", - үз һөнәрен сайлауны Наилә апа шулай аңлатты.

Теләп укый. Лекцияләрдән кайткач ике сәгать ял итә, ә аннан соң - китапларына ябыша. Соңга кадәр утыра. Диплом тапшырганда бер укытучысы әйткән сүзләрне әле дә хәтерли: "Билгене сезгә кешеләр куячак".

Мединститут тәмамлагач Фирганәгә китә, балалар табибы булып эшли, ә бер елдан яшь белгечне баш табиб итеп билгелиләр. Тиздән Наилә үз язмышын - Мансурны очрата, ул аны Ташкент өлкәсендәге Чирчик шәһәренә алып китә. Монда ул 28 ел участок табибы булып эшли. Ире белән өч малай үстерәләр, ә 1998 елда аның туган ягы - Татарстанга кайталар. Алар артыннан әти-әниләре дә яшәү урынын үзгәртә. Алар, малайлары урнашкан Казанга якын авылда төпләнергә телиләр. Ире Хәербидә токарь булып эшкә урнаша.

-Ул эшне яратты: үзе дә эшләде, башкаларның эшләвен дә яратты, - дип хөрмәт белән сөйли ире турында Наилә Рөстәм кызы. - Безне җылы каршыладылар. Монда кешеләр ярдәмчел. Әйтерсең мин монда туган - Хәербигә тиз ияләштем.

Бер ел элек гаилә башлыгы вафат булган. Югалтуны авыр кичергән. Әмма тормыш дәвам итә. Зур өй буш тормый: балалары белән оныклары күңелсезләнергә ирек бирмиләр, күптән түгел Үзбәкстаннан туганы кайткан. Сокуры мәктәбендә инглиз теле укытачак.

Өйдә чәчәкләр күп - алар белән хуҗабикә шөгыльләнә. Пенсиягә чыккач та ул элеккечә активистлар арасында. Хәтта "Поле чудес" тапшыруына барган! Бу 2009 елда була. Район батыр хатынны Мәскәүгә уңышлар теләп озата. Приз - матур аш сервизы - әле дә реликвия буларак саклана.

Менә нинди ул күрү буенча икенче төркем инвалид Наилә Рөстәм кызы Сәмигуллина - киләчәккә ышана һәм бу уңыш аның ачык тәрәзәсенә керсен өчен күп көч куя.

Нинди генә хәлдә калсагыз да, төшенкелеккә бирелмәгез. Көчегездән килгәнчә эшләгез, - кунакчыл хуҗабикәдән мин менә нинди киңәш ишеттем, аның язмышында илебез язмышы чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район