Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Әтиемнең һәм якыннарымның истәлеге

Җиңү көне алдыннан редакциягә район халкыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хикәяләр белән бик күп хатлар килде. Сугыш барысын да берләштерде. Фронтка хәтта репрессияләнеп, сөргенгә сөрелгән кешеләр дә ашкына.

Кулак дип сөрелгән әтисе һәм бабасының авыр язмышы турында Лаешта яшәүче Людмила Коляжова сөйли. Аның гаиләсендә туганнары турында истәлекләрне саклап кына калмаганнар. Биредә аларның тормышы турында күп беләләр. Бу истәлекне саклыйлар һәм балалар белән оныкларга тапшыралар.

Җиңү көне якынлашкан саен, гаиләбездә әтиебез Лебедев Василий Ивановичны һәм бабабыз Лебедев Иван Андреевичны ешрак искә алалар.

Минем бабам бай крестьяннардан була. Аның үз җирләре, болыннары, чәйханәсе булып, ул анда бер ялланып эшләүче хезмәтен файдалана. Хатынсыз яши – чөнки ул узган гасырның егерменче елларында Лаешта котырган тифтан үлә. Бабай кулында балигъ булмаган өч бала кала: улы Николай, 1916 елгы, улы Василий, 1918 елгы һәм 1920 елгы кызы Вера.

Коллективлаштыру чорында бабай кулак дип табыла. 1931 елда репрессияләнә һәм балалар белән бергә Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелә. Ә 1939 елда улы Василий, безнең әтиебез, сөргеннән кача. Ул Лаешка әйләнеп кайта, хакимияттән яшеренеп, арендага алынган фатирларда, җәен Кама буенда көймә астында яши. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиебез читтә кала алмый. Ул берничә тапкыр хәрби комиссариатка аны алгы сызыкка җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итә, әмма, бүген аңлашыла торган сәбәпләр аркасында, аны озак кына кире кагалар. Фронтка аны 1942 елда гына алалар.

Балачакта сеңелләребез белән уенчыклар урынына әти медальләре белән уйнавыбызны яхшы хәтерлим. Алар күп иде. Әти аларны кайда һәм ни өчен алган, без, аның балалары, кызганычка каршы, белми идек. Әти һәм бабай репрессиядә үткәрелгән елларны бик сирәк искә төшерделәр, сугыш турында да искә төшерергә яратмадылар.

Хәзер инде без үзебез дә шәҗәрәләрен өйрәнә башлаган зур оныкларның әбиләренә әйләндек. Якыннарыбызның тормышы турында мәгълүмат җитмәгәнлектән, апаларым бабам һәм аның балалары тарафыннан репрессияләрдә һәм сугыш фронтларында үткәрелгән еллар турында архив мәгълүматларын сораттылар. Архив мәгълүматларына караганда, безнең әтиебез Лебедев Василий Иванович батыр сугышчы булган. Аны «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләгәннәр. Безгә җибәрелгән архив белешмәләре арасында 1943 елның 8 декабрендә 6 армиянең 6 нчы Кызыл байраклы гвардия укчы дивизиясенең 60 нчы укчы полкы боерыгы күчермәсе бар.

Анда рядовой гвардия 1нче укчы батальоны укчысы Василий Иванович Лебедевның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе әйтелә: «Н.-Хортица хуторы өчен көрәштә, дошманның көчле уты астында, ул беренче булып «Ура» кычкырып һөҗүмгә күтәрелде, сугышчыларны һәм командирларны рухландырып, торак пунктка бәреп керде һәм винтовкадан ике немец солдатын юк итте». 1944 елда әти яралана, госпитальдә дәвалана, дәваланганнан соң яңадан фронтка китә. Сугышны ул 1945 елның маенда Австриядә тәмамлый.

Әтиемнең абыйсы Николай да фронтка китә. Аны Чиләбе өлкәсеннән чакыралар, ул анда безнең бабай белән сөргендә була. Батыр сугыша, өлкән лейтенант званиесе ала, сугышчан бүләкләр белән бүләкләнә. Японнар белән сугышларда һәлак була. Әтинең сеңлесе Вера үз теләге белән сугышка китә, госпитальдә шәфкать туташы була. Шулай ук сугышчан бүләкләргә ия.

Бабам Лебедев Иван Андреевич сөргеннән азат ителә һәм 1946 елда реабилитацияләнә.

Репрессиянең авыр елларына карамастан, бабамның барлык балалары да Бөек Ватан сугышында дошман белән батыр сугышалар. Менә берничә ел инде әтием Лебедев Василий Ивановичның портреты белән оныкларым Үлемсез полк сафына баса. Быел да, Җиңүнең 75 еллыгында да ул җиңүчеләр сафында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев