Тигез гомер – бәхет ул
Тамара Ивановна һәм Александр Васильевич Тенянко бүген алтын туйларын бәйрәм итәләр.
Илебездәге аерылулар статистикасына күз салсак, бер зирәк ханым сүзләре искә төшә:” Гаилә тормышында иң гадие – ул аерылу. Бер кыенлыгы да юк. Ә менә сез гомер буе бер кеше белән яшәп карагыз. Җайлашырга, аңларга, юл куярга, ярдәм итәргә,аның хәленә керергә, мәхәббәтне сакларга һәм аны гомер буена сузарга. Менә ул чын батырлык”. Бүген без сезгә шундый гаиләләрнең берсе - никах көнендә биргән антларына тугры калган һәм алтын туйларын бәйрәм итүчеләр хакында сөйлибез.
Барысы 1971 елда башлана, хәрби училище курсанты Александр Тенянко Тамара исемле яшь кызга, комсомолкага, акыллы һәм чибәр туташка өйләнешү турында тәкъдим ясый. Туй тыйнак, әмма күңелле була. Күп булмаган туганнары һәм дуслары яшьләргә гаилә җылысы, сау-сәламәт балалар, бәхет һәм мәхәббәтләренең гомерлек булуын телиләр. Һәм бу теләкләр чынга аша.
Тенянко гаиләсе бар илебезне йөреп чыга. Урта Азиядә дә, Украинада да, Германиядә дә хезмәт итәләр, Ерак Көнчыгышның күп гарнизоннарында булалар. Бер урыннан икенчесенә, аннан соң күп тапкырлар күченеп йөрү җиңел түгел. Бу хис-тойгыларны чыныктыру һәм гаиләне мәхәббәткә һәм тугрылыкка сынау. Тормыш юлы башында яшь хәрби гаиләсенә җиңел булмый. Александр тәүлек әйләнәсе диярлек хезмәттә, Тамара институтта укый. Әмма беренче сабыйлары Андрей аваз салгач гаилә тормышы яңа эздән китә. Александр хәрби карьера ясый, ә Тамара гаилә учагы җылысын саклый һәм яраткан, сөйкемле хатын, кайгыртучан әни була.
Аннан икенче уллары туа, кечкенә Юрий көчле тавышлы, әмма кечкенәдән үк җитди һәм мөстәкыйль була. Ике бала янына өченчесе дә сыя. Амур өлкәсендәге Зея шәһәрендә нәни Артем дөньяга аваз сала. Өлкәннәре әниләренә булышалар, кечкенә энеләрен карыйлар, аны яклыйлар. Лаеклы тату гаиләдә лаеклы балалар үсә. Олы уллары әтисе юлыннан китә. Хәзерге вакытта Андрей Александрович хәрби хезмәтен Казан танк училищесында үтә – курсантларны хәрби эшкә өйрәтә. Уртанчы уллары Юрий да хәрби, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ә Артем – таможня хезмәте өлкән лейтенанты.
Гаилә башлыгы Александр Васильевич Тенянко Кораллы көчләр сафында 20 елдан артык хезмәт итеп пенсиягә чыккач Лаеш районында төпләнергә карар итә, тыныч, матур Орел авылына киләләр. Өч улы, өч килене һәм алты оныгы – менә алар Александр Васильевич һәм Тамара Ивановнаның зур байлыгы. Алар менә 50 ел бергә тату гомер итәләр.
Бүген Александр Васильевич һәм Тамара Ивановна йортында яңа туй. Ул алтын туй! Күп санлы туганнары, дуслары, күршеләре тантана гаепчеләрен котлыйлар. Теләкләр күп: нык сәламәтлек, оптимизм, имин, тигез тормыш... Барлык теләкләр чынга ашсыннар, еракта калган җитмешенче еллардагы кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев