Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ТИҮләр район өчен миллион сум акча яуладылар

Ел саен Татарстанда «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы уза.

Безнең ТИҮләр даими рәвештә анда катнаша,һәм һәр ел саен аларның кайберләре грантлар алуга ирешә. Быел «Сабантуй» ТИҮ рәисе Надежда Генералова һәм «Балык заводы» ТИҮ рәисе Лидия Грабалина да җиңүчеләр арасына керде. 2020 елда ТИҮләр эшчәнлеге турында тулы хисаплар белән альбомнар әзерләнгән иде. Башкарылган эш билгеле критерийлар буенча бәяләнде.

Үткәрелгән чаралар саны, катнашучыларны колачлау, массакүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр һәм башкалар исәпкә алынды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сабантуй” ТИҮ яхшысы дип танылды. Ул беренче урынны алды. ”Балык  заводы” ТИҮ - өченче. Аларның рәисләре Надежда Генералова һәм Лидия Грабалинаның актив эшләре районга бер миллион сум күләмендә грант акчалары алып килде. Алар әлеге ТИҮләр булган микрорайоннарны төзекләндерүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы грант лаешта реклама ТИҮ