Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Түләүләр гариза бирмичә билгеләнә

28 июльдән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) проактив режимда билгеләнә башлый.

Аларга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фондының территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.

ЕДВ кеше инвалид яисә инвалид бала булып танылган көннән билгеләнә һәм реестрга инвалидлык турында мәгълүмат кергәннән соң 10 көн дәвамында билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетына, электрон почтасы адресына (ул булганда) яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.

ЕДВны рәсмилләштерү өчен гаризалардан баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учреждениеләреннән, бюджеттан тыш фондлар, федераль министрлыклар һәм ведомстволардан, шулай ук хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплауның бердәм мәгълүмат операторы ул.

Инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү дистанцион төстә башкарыла. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза юллый, калган барлык документларны фонд реестрдан ала.

Хәзерге вакытта инвалидлык билгеләү процедурасы пациентның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, бары тик медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә вакытлыча кертелде һәм 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр гамәлдә.

Инвалидлык турында мәгълүматлар ФРИга кергәннән соң, ПФРның территориаль органы мөстәкыйль рәвештә гражданга ЕДВ һәм инвалидлык буенча пенсия билгели. Кешедән Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеты яисә ПФР сайты аша пенсияне китерү ысулы күрсәтелгән гариза җибәрү генә таләп ителә. Әгәр аңа элек Пенсия фонды линиясе буенча түләүләр билгеләнгән икән, китерү турында гариза таләп ителми.

Апрельдән башлап Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, шулай ук гражданнарга кирәкле мәгълүматлар алуга соратулар җибәрүдә ярдәм итү, элек билгеләнгән түләүләрне проактив озайту һәм кабат исәпләү мөмкинлеге биргән чараларны тормышка ашыра. Пенсия фонды тарафыннан аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев