Туган илне сакларга һәм беркайчан бирешмәскә
Сугыш башланганда бала булган гади хатын сөйләгәннәр безне сугышчан үткәннәргә илтә.
Аны укып шул чак рухын тоясың һәм кешеләргә сынмаска, сыгылмаска һәм җиңәргә күпме көч кирәк булуын тоясың.
Мин, Мария Александровна Мартынова, кыз фамилиям Климагина. 1937 елның 1 августында Сокурыда туганмын. Әти-әнием – Климагиннар Александр Степанович һәм Ксения Дмитриевна – колхозда төрле эшләрдә эшләделәр. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 4 яшь иде. Әмма мин әтиемнең һәм Климагин абзаларым Иван Степанович һәм Василий Степановичның сугышка китүләрен хәтерлим. Әтием һәм бер абзам өйгә әйләнеп кайтмады – һәлак булдылар...
Сугыш вакытында әни колхозда эшләде, кышлый аны окоп казырга җибәрделәр. Безне, балаларны, әбиебез Куприянова Агафья Ивановна карады, әмма ул бик карт иде. Безнең утын бетте, ягарга юк. Ә урамда кыш, өйдә салкын. Агафья Ивановна безне авыл Советы рәисенә алып китте. Менә шундый хәлләр. Бәла, катып үләбез. Ул кемнедер безгә утын кисәргә җибәрде. Безгә утын алып килделәр, шундый кыен хәлдә калдырмадылар.
Язлый өшегән бәрәңге җыярга йөрдек. Аны киптереп ашадык. Тәмсез булса да ашадык, кая барасың. Сөт белән үтте инде. Бер кәҗәбез бар иде, безне сөт коткарды. Иң тәмле нәрсә – бәрәңге кесәле, җәйли – кузгалак, гөмбә, җиләк. Ничектер солдатларны очраттык, алар безне үзләренә чакырдылар һәм туйганчы ашаттылар. Әлегә кадәр хәтерлим. Киемнәребез дә булмады. Кечкенә балалар япмалары алалар иде һәм аны кышлый шәл итеп яптык. Менә шулай киендек.
-Мөгаен, миңа биш яшь булгандыр. Ул чакта Сокурыда ике хәрби ярдәмче хуҗалык бар иде – “Серчалов” һәм “Казаков”. “Серчалов” бездән ерак түгел иде. Анда бәрәңге, кишер, чөгендер үстерделәр һәм фронтка озаттылар. Авыл буйлап танклар һәм башка техника үтте. Бер тапкыр танкист туктады һәм мине танкка утыртты. Бераз йөртте, ә аннан соң болай диде: ”Минем дә өйдә шундый кызым калды. Мин үз кызымны искә алдым”.
Мәктәпкә 1944 елда бардым, миңа 7 яшь иде. Безне Опулева Анна Васильевна укытты. Бер юлы дүрт сыйныфны укытты: бер кабинетта ике класс һәм икенчесендә дә ике. Башта берсенә укырга бирә, икенчеләре яза. Аннан киресенчә. Безнең мәктәпне җыештыручы Ольга Павловна иртәнге 4тә торган. Ул мәктәпкә килеп балалар килүгә җылы булсын өчен мичләрне яга. Ольга Павловна утынны үзе кисте, үзе ярды. Ир-атлар юк бит.
Сугыш беткән көнне яхшы хәтерлим. Без мәктәптә идек, укытучы сыйныф бүлмәсенә керде һәм сөенечле хәбәрне җиткерде. Барыбыз йөгереп урамга чыктык, кочаклаштык һәм шатлыктан еладык. Барыбыз кадерле кешеләрен көтә. Сугыш бетүгә әни дә сөенде.
Ничектер мин дус кызым янына кердем, ә бу вакытта аның әтисе сугыштан кайтып керде. Ул ландриннар (суыра торган конфет) алып кайткан, бөтененбезгә бирде, миңа да. Шулкадәр тәмле, бал кебек тоелды. Ә ландрин авызда шактый озак эреде. Шатлыгымның чиге булмады.
Сугыш – кыен вакыт, безгә шундый көч бәреп керде. Әмма Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында җиңде. Җиңде, чөнки барыбыз җиңү өчен эшләде, тырышты. Үзләрен фронтта да, тылда да кызганмадылар. Руска, татарга, мөселманга яки христианга бүлмәделәр. Барысы бер булып, берләшеп явыз дошманны җиңделәр. Барыбыз бер булганга җиңдек. Ә минем яшьләргә әйтәсе килгән сүзем – үз Туган илебезне яратыгыз, аны саклагыз, яклагыз һәм беркайчан да бирешмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев