Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган җир чакыруы

Киң билгеле Демидовлар нәселенең бер вәкиле – Юрий Иванович 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу кешенең, уңган хезмәткәрнең тормыш юлы хөрмәт уята.

Туган җир чакыруы

Үсмер Юра Демидов үзен зур тормышта хәрби моряк итеп күрә. Мәктәпне тәмамлагач һәм бер ел Урта Девятово авылында клуб мөдире булып эшләгәч ул хәрби комиссариат аркылы документаларын Ленинград югары хәрби-диңгез училищесына җибәрә.Әмма ул бу юллар авторына  әйткәнчә, анда  нәрсәдер килеп чыкмый һәм егет Тын океан флотына хезмәт итәргә китә. Запаска киткәнче, ул чакта егет коммунист була инде, теләсә кайсы хәрби уку йортында укырга тәкъдим итәләр. Әмма ул дөньяга башка күзлектән карый – олыгайган, романтик хыяллардан азат кеше буларак. Бер сүз белән әйткәндә, баш тарта.

Авыл егете туган җир чакыруын тоя. Мәскәүдәге К.А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалагы академиясенә мөрәҗәгать итә, ул чемоданын җыеп бетергәнче укуга керү турында хәбәр ала.

“Мин Мәскәүгә барып җитмәдем, - дип искә ала Юрий Иванович. – Өйгә кайттым, әти белән әнигә тормыш йөген тарту авыр булуын күрдем. Беркая китмәдем. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга кердем”.

Уку йортын ул кызыл дипломга тәмамлый, әмма ярты ел гына мәктәптә эшләп кала. Сигез балалы зур гаиләдә Юра әти-әнисенә кечкенәдән үк ярдәм итә. Барлык Демидовлардан тракторда бары олы абыйлары Виктор гына эшли, Николай институтта укый, ә калган эне-сеңелләре хезмәт өчен кечкенә булалар. Алтынчы сыйныфта укыганда Юрий җәй көне совхоз көтүен көтә. Үсә төшкәч ашлык ташый, прицепщик булып эшли. Еш кына арып кайтып егыла, аның каравы өстәлдә икмәк арта.

Алга ыргылыш

Лаеш җире үз улын кочагына ала һәм зур эшләргә хәер-фатиха бирә. 25 Октябрь исемендәге совхозның комсомол секретаре, партбюро секретаре һәм соңрак “Комбайн” колхозы рәисе, район үзәгендә урнашкан “Путь Ленина”  колхозы рәисе,

Лаеш КПСС райкомының икенче секретаре, Лаеш райбашкарма комитеты рәисе – боларның барысы Юрий Демидовның туган районында үткән үсеш баскычлары. Шушы еллар эчендә ул җитештерүне үстерү һәм кешеләрнең тормышын яхшырту өчен шактый эшли. Почет билгесе ордены шуның дәлиле. Үз язмышында тирән эз калдырган кешеләргә Юрий Иванович бүген дә рәхмәтле -  Хәким Рәхмәтулла улы Ямбулатов, Дания Салих кызы Дәүләтшина, Иван Васильевич Чистяков, Геннадий Дмитриевич Борищев, Александр Миронович һәм Мария Тихоновна Митрофановлар, Усман Хәбибулла улы Вәлиуллин, Николай Гаврилович Малышев, Рафыйк Шәрип улы Сәгыйтов, Андрей Иванович Афанасьевка һәм башкаларга.

Ике ел элек ул үзе эшләгән “Комбайн” һәм “Путь Ленина” хуҗалыкларында булган һәм күңеле төшеп кайткан. Ул елларда төзелгән корылмалар ташландык хәлгә төшкән яки җимерелгән, басуларны агач, чүп үләннәр баскан.

Хезмәт кешесе хакына

1974 елда Татарстаннан КПСС ҮК каршындагы партия мәктәбенә Мәскәүгә укырга китүчеләр арасында Демидов та була. Ике елдан туган якларына кызыл диплом белән кайткач, ул үз районында эшен ләвам итәргә уйлый, әмма республика җитәкчелегенең аңа башка планнары булган. Юрий Демидовка артта калган районнарның берсе булган Югары Ослан партия оешмасына  җитәчелек итәргә тәкъдим ясыйлар. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев Демидовка үз теләкләрен әйтә:”Бу җәза түгел, синең бер гаебең дә юк. Анда кем генә эшләмәде – берсе дә булдыра алмады. Әгәр син дә алынмасаң, нишләргә дә белмим”.

Демидовның тугыз ел райкомның беренче секретарь сыйфатында эшләгән чоры кыенлыклардан башлана. Печән әзерләүгә дә, уракка да хуҗалыклар әзер булмый. Күрше районнардан ярдәм сорарга туры килә. Сүз уңаеннан, беренче һәм соңгы тапкыр: аннан бар эшне үз көчләре белән башкарып чыгалар. Җиңел булмаган 1977 ел Демидовны ныклыкка сыный. Терлекләр өчен саламны Калмыкиядә һәм Краснодар краенда әзерләргә туры килә – чыгымлы да, уңайсыз да була, әмма терлекләрнең баш санын саклап калалар.

Тумыштан нык ихтыярлы, эшкә сәләтле һәм таләпчән “беренче” бар районны аякка бастыра. Бу вакытта авыл хуҗалыгы күрсәткечләре яхшыра, терлекчеләрнең һәм механизаторларның хезмәт шартлары яхшыра. Җитештерү биналары, социаль объектлар, торак төзелә. Яңа предприятиеләр ачыла. Демидовның совхозларны эреләндермәү сәясәте перспективасыз дип саналган авылларны югалудан саклап кала. Бар эшкә кызыксынуы булган бу кешенең эшлекле натурасы бар көчкә күренә. Әмма ул үз хезмәтләрен тыйнак бәяли, бар буын җитәкчеләр һәм гади хезмәткәрләр тырышлыгы булуына басым ясый. “Кешеләрдә тормыш яхшыруга өмет барлыкка килде. Кешеләр минем башлангычларны аңладылар һәм якладылар, минем  алар хакында кайгыртуымны күрделәр”.

Бүген югары осланлыларның өлкән буыны ялкауларга мөнәсәбәте һәм намуслы хезмәтчәннәргә игътибары өчен элекке беренче секретарьны рәхмәт белән искә алалар. Ә бит аның башлангычлары күпләрнең күңеленә хуш килмәде. Мөгаен, бу хәлдә шундый куәтле көч кенә эш сөймәүчеләр рәтендә булганнарның фикерен үзгәртә алгандыр, җитәкченең мондый эш стиле аклана.

Ул чакларда Юрий Ивановичның гаиләсе ышынычлы тыл була. Балалары яхшы укый. Кызы Светлана мединститутта укый, практиканы Югары Ослан хастаханәсендә уза. Улы Андрей мәктәптә укыганда каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән хатыны Ида Александровна районның “беренче ледие” өстенлекләреннән файдаланмый. Хезмәттәшләре белән бәрәңге дә чүпли, тапшыруга әзерләнгән мәктәпләрне җыештыра, авылдашлары белән кибеттә сөткә чират тора.

Райондагы үзгәрешләр бар юнәлештә күзгә күренә. Шуңа күрә бер вакыт Юрий Иванович югары трибунадан үз адресына яңгыраган тәнкыйть сүзләре белән килешми. Ә тормышта бу яңа борылыш була.

Тыныч гавань

1985 елда Демидовка җирле сәнәгать министрлыгына җитәкчелек итүне тәкъдим итәләр. Ул болай дип сорый: “Ә бу нәрсә?” Аның нәрсә булуын яңа министр предприятиеләр белән танышканда белә. Кайдадыр җир идәнле җитештерү мәйданнары. Югары Осландагы кебек, монда да элекке җитәкчегә карата начар сүзләргә юл куймый. Кинәт вафат булган Николай Козлов мөмкин булганның барын эшләгән, тармакның стратегик булмавында ул гаепле түгел. Нәкъ менә оештыру сәләте ташып торган  Демидов республика һәм Россия җирле сәнәгате министрлыгы игътибарын җәлеп итә ала. Билгеле булган мәкальнең икенче өлеше ”... үзең дә төшеп калма” тырыш кешене эшкә мәҗбүр итә.

Министрга, соңрак җирле сәнәгать җитештерү берләшмәсе  һәм “Татарместпром” ААҖ директорына күп эшләр башкарырга туры килә, ә башка кешенең моңа берничә гомере үтәр иде. Беренче чиратта ул Ослан җирендә кулланылган предприятиеләрне эреләндермәү тактикасыннан файдалана, шуның нәтиҗәсендә аларның күбесен саклап калалар. Торак төзелеше уңышлы бару күп хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Җим 90нчы елларга туры килә.

Үткәннәр белән очрашу.

Демидовларның зур гаиләсендә бер берләренә ярдәм итәләр. Арадан киткәннәрне искә алалар. Ел саен әтиләре һәм әниләре – Иван Герасимович һәм Лукерья Афанасьевнаны искә алу көнендә барлык Демидовлар Урта Девятовога җыела. Әти-әниләре өе күптән юк инде, аның нигезенә балалары яңа йорт салганнар һәм шунда очрашалар. 25 сентябрьдә, Иван Герасимович туган көндә, мин дә Юрий Ивановичка иярдем.

Казаннан чыгуга ул хатирәләрен яңартты: бу урыннарда аның мөстәкыйль тормышы башланган. Монда барысы - үз, якын. “Менә юлның бу урынына кадәр, ул чакта балчык иде, мине бар авыл белән армиягә озаттылар... Каипыда мин өйләндем, балаларыбыз шунда туды. Совхозның комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә мин бу урман аша эшкә йөрдем. Бар тирә-якны җәяү йөреп чыктым. Атны, соңрак мотоциклны, комсомол райкомында һәм колхоз идарәсендә минем эш дип янып йөрүемне күргәч кенә бирделәр. Менә бу йортта “Путь Ленина” колхозы конторасы иде, ә монсында – кунакханә, аның 12 квадрат метрлы бер бүлмәсендә без күпмедер вакыт дүртәү яшәдек. Ә менә болары райбашкарма комитетында минем кабинет тәрәзәләре...” – дип канатланып сөйли Юрий Иванович.

Иң газиз кешеләре каберендә башын игән кеше ниләр кичерә? Мәңге сүнмәс әрнүме,  алсу гөлләмә янына куелган кызыл канәферләр улларының рәхмәтен күрсәтә – Юрий Ивановичның энеләре яки сеңелләренең берсе бүген зиратта булган инде. Александр, Алексей, Фаина, Тамара.

Алар якында яшиләр, фәкать Николай гына Мәскәүдә. Кызганычка каршы, Виктор һәм Анатолий бу дөньядан иртә киткәннәр. Зиратка керү урынында – кәшәнә, урта девятоволылар аның өчен Алексей Демидовка рәхмәтлеләр. Аның тырышлыгы белән авыл чишмәсе төзекләндерелгән. Кайчандыр авыл уртасыннан аккан кечкенә елга мул сулы күлгә әйләнгән, аның яр буе авыл кешеләренең яраткан ял итү урыны. Алар танылган якташлары кайгыртуын башка күп эшләрдә дә тоялар.

“Урта Девятово”  ЧҖҖ гә Юрий Демидовның туганы җитәкчелек итә – ул да Юрий Демидов,  үз вакытында тракторчы, совхозның бүлек җитәкчесе, авыл Советы рәисе булып эшләгән Виктор Ивановичның улы. Силос башнялары, тулы сенаж чокырларын, ферма тулы терлек, бай машина-трактор паркын күргәч вакыт машинасы сине үткәннәргә илтте дип уйлап куясың...

Кире кайту юлында Юрий Иванович дәшмәде диярлек, әмма аның дәшмәве кычкырганнан да көчле тоелды. Ул шатлыклы да, моңсу да – аны чолгап алган хис-тойгыларга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Лаеш районы урта девятово